Иминлек – беренче урында
Урып-җыю чоры имгәнүләрсез генә узмый. Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы биш елда республиканың агросәнәгать комплексында урак өстендә бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә 41 эшче үлемгә китергән имгәнү алган. Урып-җыюда катнашучылар арасында, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, 2015 елның 20 июленнән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015 ел уңышын урып-җыю чорында хезмәт һәм җитештерү иминлеге...
Урып-җыю чоры имгәнүләрсез генә узмый.
Рәсми мәгълүматларга караганда, соңгы биш елда республиканың агросәнәгать комплексында урак өстендә бәхетсезлек очрагы нәтиҗәсендә 41 эшче үлемгә китергән имгәнү алган. Урып-җыюда катнашучылар арасында, бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, 2015 елның 20 июленнән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015 ел уңышын урып-җыю чорында хезмәт һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү турында" айлык игълан итте. Айлык чаралары кысаларында, 2015 елның 22 июлендә "Хезмәт иминлеге көне" үткәрелә. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хезмәт иминлеге буенча белгечләре бу көнне хезмәтчәннәр белән көчле режимда иминлек чараларын үтәүгә кагылышлы аңлату эшләре, консультацияләр алып барачаклар, урак өстенә җәлеп ителәчәк техниканы иминлек куркынычсызлыгы предметына тикшерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев