Имин каникуллар
17 сеннән алып 31 мартка кадәр Татарстанда, балалар катнашында юл һәлакәте санын киметүгә юнәлдерелгән "Язгы каникуллар" профилактик чаралары үткәрелә. Бу чорда ДПС нарядлары яшь пассажирларны автомобильдә утыртып йөртү белән бәйле хокук бозуларны кисәтүгә, шулай ук җәяүлеләр хәрәкәтенә өстенлек бирмәү фактларын ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибар бирмәүче яшь...
17 сеннән алып 31 мартка кадәр Татарстанда, балалар катнашында юл һәлакәте санын киметүгә юнәлдерелгән "Язгы каникуллар" профилактик чаралары үткәрелә.
Бу чорда ДПС нарядлары яшь пассажирларны автомобильдә утыртып йөртү белән бәйле хокук бозуларны кисәтүгә, шулай ук җәяүлеләр хәрәкәтенә өстенлек бирмәү фактларын ачыклауга юнәлдерелгән чаралар үткәрә. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә игътибар бирмәүче яшь җәяүлеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарында булачак. Алар тарафыннан кагыйдә бозу фактлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә яшь инспекторлар катнашында ачыкланачак. Шулай ук "Ерактан күренеп тор!" акциясе дә үтә. Аның кысаларында яктылыкны кире кайтаручы беләзекләр, фликерлар, асмалар таратылачак. Полиция хезмәткәрләре аларны балаларга өләшеп кенә калмыйча, тәүлекнең караңгы өлешендә һәм күз күреме начар булганда машина йөртүчеләр өчен ничек ерактан ук күренеп торырга кирәклеген дә аңлатачаклар.
Мәгълүматлар mvd.tatarstan.ru сайттан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев