Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Игеннәр тапталган өчен җәза

Районда административ комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Аңарда терлекләрне ирекле утлауга чыгарып җибәргән гражданнарның тәртибе каралды. Комиссия район буйлап рейдлар үткәрә, җавапсыз гражданнарны ачыклый һәм Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу турында беркетмәләр төзи. Бу юлы утырышка искекармәтлеләрне, искеүзилеләрне һәм искеильдеряклыларны чакырдылар. Тәртип бозучыга карата төзелгән һәр беркетмә "җинаять урынында" төшерелгән фотосурәтләр белән...

Районда административ комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.



Аңарда терлекләрне ирекле утлауга чыгарып җибәргән гражданнарның тәртибе каралды.


Комиссия район буйлап рейдлар үткәрә, җавапсыз гражданнарны ачыклый һәм Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу турында беркетмәләр төзи. Бу юлы утырышка искекармәтлеләрне, искеүзилеләрне һәм искеильдеряклыларны чакырдылар.


Тәртип бозучыга карата төзелгән һәр беркетмә "җинаять урынында" төшерелгән фотосурәтләр белән беркетелгән - сыерлар, дуңгызлар, мультфильмда кебек, урамнарда гына түгел, ә инде иген, кукуруз басуларында рәхәтләнеп йөриләр.


Терлек хуҗаларына дәгъва белдереп, башкарма комитетның баш белгече - комиссия сәркатибе Шәүкәт Нургалиев, терлекләренең кайда һәм кайчан ирекле утлап йөрүләрен аңлата.


- Һәр авылда терлекләрне көтү оештырылган, - дип сөйли комиссия рәисе - башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов. - Шулай булгач, нигә проблема килеп туа соң? Берәүләре, бер баш терлек өчен бер көн көтәргә булгач, бик еш көтәргә туры килә, дип зарландылар, икенчеләре исә, үземнең терлегем, кайда телим, шунда йөртәм, дип шапырындылар.


- Сыерларны бәйләп куябыз, тик бу көнне ничектер бәйдән ычкынганнар, - дип аңлата гаеплеләрнең берсе.


Бик тә кызык хәл, нәкъ менә комиссия авылларга килгән көнне, утырышка чакырылган ике кешенең терлеге бәйдән ычкынган да, ирекле утлап йөргән, ә инде тагын ике гаепле үз сүзеннән кире кайтмады - янәсе, бу аларның терлеге булмаган, ышанмасагыз, әйдәгез, барып карыйк, аларның кайда икәнен. Әмма комиссия беренче ел гына эшләми һәм аңа әллә нинди хәйләләр таныш. Моңа өстәп, комиссия авыл җирлеге башлыклары белән берлектә эшли, алар да беркетмә төзергә хокуклы һәм кайчакта комиссиягә фото-сюжетлар җибәрәләр.


- Утырышларда эшләүче җитәкчеләр ирекле утлап йөргән терлекләр проблемасы белән яхшы танышлар һәм терлек хуҗаларын берничә тапкыр кисәткәннән соң, кискен чаралар күрергә мәҗбүр булалар.


- Без кырларда уңыш үстерүгә күпме тырышлык куябыз, игенчеләр, йөзләгән кешеләр бу хезмәткә көч куялар, тир түгәләр, ә инде иректә йөргән терлекләр бу байлыкны юкка чыгаралар. Игеннәрне таптаткан өчен терлек хуҗалары җавап тотарга тиешләр, - дип катгый әйтте район башлыгы Камил Гилманов.
Кагыйдә бозучы һәркемне тыңлаганнан һәм тикшергәннән соң, Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган гражданнарга штраф салды. Физик затлар өчен минималь штраф күләме - ике мең сум, ә инде урындагы кешеләргә - унбиш мең сум. Һәм дә ел дәвамында кагыйдә бозучылар тагын эләксәләр - штраф күләме берничә тапкырга артачак. Бу гына да түгел, штраф 60 көн дәвамында түләнмәсә, эшне суд приставларына тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев