Яңа елның беренче атнасында Әлмәттә 50 сабый туган
2023 ел башыннан Әлмәт шәһәре ЗАГСында 50 сабый тууы теркәлгән.
Шуларның 17се малай һәм 33е кыз.
Бу айда ата-аналар балалары өчен Тамина, Хәят, Имир, Айна кебек сирәк исемнәр сайлаган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГСында 2023 елның беренче эш атнасында 22 пар гаиләләрен теркәгән.
Чыганак: http:// tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев