Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәтерне яңартып

Революциягә кадәрге елларда безнең җирлектәге күп авылларда гыйбадәтханәләр булган. Бүгенге көндә аларның берничәсе генә сакланып калган. Тик җимерелгән гыйбадәтханәләр онытылырга тиеш түгел. Авыл халкы да аларның ниндилеген, урнашкан урыннарын хәтерли әле. Быел халык тырышлыгы һәм Аксубай православие дине чиркәве катнашында Сосновка һәм Яңа Ильдеряк авылларында иске чиркәү урыннарына Табыну өчен...

Революциягә кадәрге елларда безнең җирлектәге күп авылларда гыйбадәтханәләр булган.



Бүгенге көндә аларның берничәсе генә сакланып калган. Тик җимерелгән гыйбадәтханәләр онытылырга тиеш түгел. Авыл халкы да аларның ниндилеген, урнашкан урыннарын хәтерли әле. Быел халык тырышлыгы һәм Аксубай православие дине чиркәве катнашында Сосновка һәм Яңа Ильдеряк авылларында иске чиркәү урыннарына Табыну өчен хач куйганнар.

Казан Епархиясе Чистай өязе Яңа Адәм волосте Яңа Сосновка Казан Богородий чиркәве 1895 елда төзелгән. Аның карамагында гыйбадәтханә мәктәпләре эшләгән. 1900 нче елда анда 443 йорт һәм 3610 кеше исәпләнгән. Чиркәү эше 1949 нчы елда туктатылган. 1961 нче елда бина җимерелгән (Надежда Петрованың "Чиркәүгә мәңгелек юл" китабыннан).


Сосновка халкы өчен Табыну хачын кую истәлекле зур вакыйга булды. Өлкән кешеләр бала вакытта гыйбадәтханәгә йөрүләрен хәтерлиләр әле. Тик хакимият авыл халкын православие приходларыннан мәхрүм иткән. Ә храм - авыл халкының рухы сосновкалыларның алдагы буыны гыйбадәтханәләрне күрмичә үскән. Барыбер кешеләр күңел азыгына сусаган. Бу авылда да дингә битараф булмаган кешеләр бар. Узган ел авыл халкы иганәчелеге белән элеккеге чиркәү территориясен койма белән әйләндереп алдылар. Аннары бөтен дөнья белән Табыну хачына матди ярдәм җыйдылар. Һәм менә җәйге матур көннәрнең берсендә әлеге зур булмаган авылда православие дине чиркәве җимерелгәннән алып, беренче тапкыр Табыну хачын изгеләндерү чарасы булды. Аны Аксубай иеромонахы Иоанн үткәрде. Бу изге гамәлдә Сосновка авылы халкы, авыл кунаклары катнашты.

1906 нчы елда Яңа Ильдеряк авылында халык иганәчелеге белән Вознесенская чиркәве төзелә. Чиркәү ачылганнан алып, анарга Яңа Ильдеряк һәм якын авыллар - Иске Ильдеряк, Тарханка, өч Енорускино авыллары керә. Чиркәү приходында 613 йорт һәм 4201 кеше исәпләнә. Чиркәү 1930 елда эшләвеннән туктый. (Надежда Петрованың "Чиркәүгә мәңгелек юл" китабыннан).


Яңа Ильдеряк авылында Табыну хачын изгеләндерү чарасына бөтен авыл җыелды. Әлеге чарага мәктәп укучылары шаһит булдылар. Алар өчен бу туган як тарихы белән танышу булды.


Табыну хачын изгеләндерү чарасын Аксубай чиркәве рухание Александр Качаев үткәрде.
Изге гамәл тәмамлангач, Вознесенская чиркәве урынында бәйрәм оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев