Хөрмәтле райондашлар!
Сезне чын күңелемнән Белем көне белән тәбрик итәм. Әлеге көн иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе. Бүген балаларын мәктәпкә озатучы әти-әниләрнең, хезмәт баскычларының яңа битен ачучы белем бирүчеләрнең, җәйге ял вакытында үзләренең сыйныфташларын һәм укытучыларын сагынырга өлгергән мәктәп укучыларының, һәм, әлбәттә инде, мәктәп бусагасына тәүге тапкыр аяк басу көннәрен түземсезлек...
Сезне чын күңелемнән Белем көне белән тәбрик итәм.
Әлеге көн иң якты һәм изге бәйрәмнәрнең берсе. Бүген балаларын мәктәпкә озатучы әти-әниләрнең, хезмәт баскычларының яңа битен ачучы белем бирүчеләрнең, җәйге ял вакытында үзләренең сыйныфташларын һәм укытучыларын сагынырга өлгергән мәктәп укучыларының, һәм, әлбәттә инде, мәктәп бусагасына тәүге тапкыр аяк басу көннәрен түземсезлек белән көтеп алган беренче сыйныфка баручы сабыйларның шатлыклы да, дулкынландыргыч та көннәре. Алар өчен белем иленә юл ачыла. Яңа алмашларга матур гореф-гадәтләрне дәвам итәргә насыйп итсен, аларның тырышып укуларын, укытучыларны хөрмәт итүләрен, әти-әниләрен яратуларын телим. Хәерле юл, кадерле укучылар! Укытучыларга сәламәтлек, сабырлык, күңел күтәренкелеге телим, дәресләрегез кызыклы булсын, балалар тәртипле булсыннар. Барыгызга да бәхет, мул тормыш, күтәренке кәеф, шатлык-сөенечләр, яңа үрләр һәм уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев