Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Гасыр төзелеше: Аксубайда яңа күпер булачак

Район үзәгендә Ленин урамында яңа күпер төзи башладылар.

Узган атнада иске күперне сүтеп, яңасын төзүгә керештеләр.
Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов аңлатма биргәнчә, күпер төзү өчен заказчы булып «Главтатдортранс» ГКУ тора. Күпер төзелешен «Мостовик» ҖЧҖ подряд оешмасы алып бара. Әлеге объектны финанслау лимиты 25 миллион сум тәшкил итә.
Бу этапта свайлар урнаштырыла, биредә зур техника эшли, төзелеш материаллары кайтарылган.
– Свайларны 18 метр тирәнлеккә утыртабыз, бу атнада тәмамлыйбыз, алга таба терәк диварлар астындагы котлованны казу белән шөгыльләнә башлаячакбыз, арматуралау, формалаштыру, аннары бетон түшәү белән шөгыльләнәчәкбез, – дип аңлатма бирде прораб Алексей Мифтахов.
Күпер төзүчеләр вакытка сыеша, эшләр график буенча алып барыла. Яңа күперне Республика көненә тапшырырга вәгъдә итәләр.
Картлар сөйләвенчә, Ленин урамындагы күпер кырыгынчы елларда агачтан төзелгән һәм озынрак булган, чөнки төзүчеләр аларны сүткәндә агач конструкцияләрнең калдыкларына тап булганнар. Ә менә тимер-бетон күпер төзелеше турында хәтта туган якны өйрәнү музеенда да мәгълүмат юк. Кем шундый мәгълүматка ия яки сүтелгән күпер төзелешенең фотолары булса, редакциягә хәбәр итүне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев