Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Гадел санлы базар өчен

Ел саен 15 март көнне халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә. Быел ул "Санлы базарларны гадел һәм намуслы итик" шигаре астында узачак. Бүген кулланучылар Интернет хезмәтләреннән ешрак кулланалар - товарларны дистанцион рәвештә сатып алалар. Шуңа бәйле проблемалар да килеп туа. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Роспотребнадзор...

Ел саен 15 март көнне халыкара җәмәгатьчелек Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтә.
Быел ул "Санлы базарларны гадел һәм намуслы итик" шигаре астында узачак. Бүген кулланучылар Интернет хезмәтләреннән ешрак кулланалар - товарларны дистанцион рәвештә сатып алалар. Шуңа бәйле проблемалар да килеп туа. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Роспотребнадзор Идарәсенең ТР буенча Нурлат, Аксубай районнарындагы территориаль бүлеге һәм Түбән Кама ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль бүлеге белгечләре Аксубай районында кулланучыларның гыйлемлеген арттыруга юнәлдерелгән чаралар уздырачак. Баш белгеч-эксперт Андрей Тимирясов Роспотребнадзор бинасында, җитәкче белгеч-эксперт Илүс Гайнуллин район башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул итәчәк. Кайнар линия телефоннары: 2-74-55 һәм 2-93-21.
Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев