Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фаразлар һәм бюджет турында

Район Советында икътисадый совет утырышы үтте. Көн тәртибенә 2016 елга социаль-икътисад үсеше фаразы, район рейтингының индикация күрсәткечләре һәм район бюджетының агымдагы үтәлеше турындагы мәсьәләләр кертелде. Утырышны район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев, район рейтингы республика җирлегендә күп кенә күрсәткечләр, шул исәптән салымнар тупланышыннан, тулаем...

Район Советында икътисадый совет утырышы үтте.



Көн тәртибенә 2016 елга социаль-икътисад үсеше фаразы, район рейтингының индикация күрсәткечләре һәм район бюджетының агымдагы үтәлеше турындагы мәсьәләләр кертелде. Утырышны район башлыгы Камил Гилманов алып барды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев, район рейтингы республика җирлегендә күп кенә күрсәткечләр, шул исәптән салымнар тупланышыннан, тулаем территориаль продукт җитештерүдән, районга инвестицияләр җәлеп итүдән, кече һәм урта бизнес предприятиеләре әйләнешеннән, демографик хәл, торак төзелешеннән чыгып туплана, диде. Рейтинг күрсәткечләренең тупланышы - районның киләчәген һәм бүгенге көндә аның агымдагы торышын билгеләүче мөһим фактор. Әмма эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып саннар түгел, ә гражданнарның имин тормышы торырга тиеш. Моны район башлыгы Камил Гилманов аерым ассызыклап үтте. Ул бүгенге көндә хезмәт хакы уртача республика күрсәткеченнән түбән булган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә шелтә белдерде. - Үзләренең эшчеләре турында кайгыртмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләренең киләчәге юк. Авылда хезмәт хакы - унбиш мең сумнан, Аксубайда егерме мең сумнан да ким булырга тиеш түгел, кешеләр лаеклы яшәсеннәр өчен хәлдән чыгу юлларын эзләргә, - диде ул. Финанс-бюджет палатасы башлыгы Ольга Сетрова, 2016 елга район бюджеты проекты әзерләнүен белдереп, бюджетның агымдагы үтәлеше турында әйтеп узды. Һәм авыл җирлекләре башлыклары игътибарын кайбер аспектларга юнәлтергә чакырды. Икътисадый совет утырышында Татарстан Республикасы буенча 12 санлы Федераль салым хезмәтенең районара инспекциясе җитәкчесе урынбасары Евгений Суслов та катнашты. Ул үзидарә башлыкларына физик затлардан салым җыю сроклары турында искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев