Яңалыклар
Эш бирүчеләр игътибарына
Эш бирүчеләргә 1 марттан да соңга калмыйча Пенсия фонды идарәсенә иминиятләшкән затларның 2017 елда эшләгән хезмәт чоры турындагы мәгълүматларын тәкъдим итәргә кирәк.
Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Яковлева сүзләренчә, бу мәгълүматларны хезмәт килешүләре яки гражданлык-хокуки характердагы килешүләр, шулай ук авторлык яки лицензион килешүләр нигезендә хезмәткәрләргә эш хакын түләүче оешмалар...
Эш бирүчеләргә 1 марттан да соңга калмыйча Пенсия фонды идарәсенә иминиятләшкән затларның 2017 елда эшләгән хезмәт чоры турындагы мәгълүматларын тәкъдим итәргә кирәк.
Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Светлана Яковлева сүзләренчә, бу мәгълүматларны хезмәт килешүләре яки гражданлык-хокуки характердагы килешүләр, шулай ук авторлык яки лицензион килешүләр нигезендә хезмәткәрләргә эш хакын түләүче оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итәргә тиеш. Шуңа өстәп, әгәр хезмәткәрләр саны 25тән арта икән, хисапларны көчәйтелгән электрон имза белән электрон төрдә тәкъдим итәргә кирәк. Билгеләнгән тәртипне бозган очракта штраф күләме - 1000 сум. Әгәр стаж турындагы мәгълүматлар билгеләнгән вакытка тәкъдим ителми, тәкъдим ителгән очракта да алар тулы күләмдә яки дөрес түгел икән, һәр иминиятләштерелгән зат өчен 500 сум күләмендә штраф биреләчәк. Оешма теркәү исәбеннән төшерелгән очракта да иминиятләшкән затның иминиятләшкән стажы турындагы мәгълүматларны, башкарма хакимиятнең федераль органында дәүләт теркәве узу өчен билгеләнгән көннән соңга калмыйча, Пенсия фондының территориаль органына тәкъдим итәргә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев