Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Егетләргә хәер-фатиха: лаеклы хезмәт итәргә

Районда Призывник көне Ватан патриотларына багышланган бәйрәмгә әверелде. Һәм ул, һичшиксез, анда катнашучылар хәтерендә озакка уелып калачак. Өлкән иптәшләрен хәрби хезмәткә озатырга "Яшь армия" хәрби-патриотик хәрәкәтеннән, Россия мәктәп укучылары хәрәкәтеннән, Татарстан варислары союзыннан, "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проектыннан, Сергей Яковлев исемендәге "Ориент" эзләнү төркеменнән яшьләр килгән иде. Оешмаларның соңгысы исә...

Районда Призывник көне Ватан патриотларына багышланган бәйрәмгә әверелде.
Һәм ул, һичшиксез, анда катнашучылар хәтерендә озакка уелып калачак. Өлкән иптәшләрен хәрби хезмәткә озатырга "Яшь армия" хәрби-патриотик хәрәкәтеннән, Россия мәктәп укучылары хәрәкәтеннән, Татарстан варислары союзыннан, "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проектыннан, Сергей Яковлев исемендәге "Ориент" эзләнү төркеменнән яшьләр килгән иде. Оешмаларның соңгысы исә катнашучылар игътибарына экспонатлар - сугыш булган урыннарда казу эшләре алып барганда табылган әйберләрне тәкъдим итте. Боларның барысы да рәсми чарага үзенчәлекле мохит өстәде, Ватан, гражданлык бурычы турында уйланырга мәҗбүр итте.
- Сез илебез өчен катлаулы булган чорда хезмәткә алынасыз, - диде, егетләргә мөрәҗәгать итеп, район башлыгы Камил Гилманов. - Сәяси хәл бик четрекле, шуңа күрә Россиягә бернинди дә куркыныч янамасын өчен аның армиясе дә көчле булырга тиеш. Аксубайлыларның биткә кызыллык китермәүләренә иманым камил, аларның чын Ватан сакчылары булуына ышанам мин.
- Имин хезмәтнең иң мөһим шартларыннан берсе - уставка һәм командирларның боерыкларына буйсыну, - дип билгеләп үтте Үзәк хәрби округ инспекторы генерал майор Анатолий Молоствов.
Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Анатолий Палаткин армиягә чакыру һәм РФ Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итү шартлары турында сөйләде.
ДОСААФ район бүлеге җитәкчесе Петр Волков Призывник көнендә булачак солдатларның остазы сыйфатында чыгыш ясады. Ул егетләрнең ДОСААФта хәрби эш серләрен ничек үзләштерүләре, хәрби-исәп белгечлеге алулары хакында сөйләде.
Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев һәм районның имам-мөхтәсибе ярдәмчесе Фәнис Низамов та булачак солдатларга үзләренең хәер-фатихаларын бирделәр. Армиягә китүче егетнең әтисе Сергей Елисеев булачак солдатларның исән-имин хезмәт итеп кайтуларын теләде. Абруйлы һәм ихтирамга лаек кешеләр әйткән ихлас теләкләр, әлбәттә инде, егетләрнең күңел кылларын тибрәтми калмады. Алар һәр әйтелгән теләкне, киңәшне йотлыгып тыңладылар. Армиягә китүче егет Александр Крайнов Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итәчәк Аксубай егетләренең бар эше дә уңай булачагына ышандырды. Чыгышлар үзешчән артистлар башкаруындагы җыр-бию, музыка белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев