Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Диспансерлаштыру сәламәтлек хакына

Һәр кеше үз сәламәтлеге өчен җаваплы булырга тиеш. Гражданнарга үзләренең сәламәтлекләре торышын контрольдә тоту, куркыныч факторларны ачыклау һәм төзәтмәләр кертүдә ярдәм итү өчен район үзәк хастаханәсендә (алга таба җитди авыруларга юл куймас өчен) диспансерлаштыру оештырылган. Быел 21 яшьтән алып һәм өч яшь өстәлеп барып (21, 24, 27 һәм алга таба),...

Һәр кеше үз сәламәтлеге өчен җаваплы булырга тиеш.



Гражданнарга үзләренең сәламәтлекләре торышын контрольдә тоту, куркыныч факторларны ачыклау һәм төзәтмәләр кертүдә ярдәм итү өчен район үзәк хастаханәсендә (алга таба җитди авыруларга юл куймас өчен) диспансерлаштыру оештырылган. Быел 21 яшьтән алып һәм өч яшь өстәлеп барып (21, 24, 27 һәм алга таба), биш меңгә якын граждан бушлай комплекслы тикшерү узарга тиеш. Бүгенге көндә район хастаханәсендә әлеге процедураны 3.560 кеше үткән. Ә 1400 гә якын кеше әлегә диспансерлаштыруга бәйле мөрәҗәгать итмәгән.


- Практикадан күренгәнчә, сәламәтлек торышын тикшерү, һичшиксез, кирәк, - дип аңлата профилактика бүлеге мөдире Люция Исмәгыйлева. - Диспансерлаштыру вакытында иртә стадиядәге сөт бизләре яман шеш авыруы ачыкланган очраклар булды, ашказаны, эчәклекләрдә озак дәваламаган төрле авырулар очрый. Ир-атларда сидек юлларында яман шеш булуына шик бар.


Дәвалауны уңышлы алып бару өчен чирне иртә стадиядә ачыклау бик мөһим. Люция Исмәгыйлева аңлатканча, тармак хезмәткәрләре табибларга кабул итүгә, вакытны чиратларда басып тормый гына керә алсын өчен, барлык шартлар каралган. Хезмәткәрләрдән канны анализга алу өчен аерым кабинет каралган.


Бер кешегә комплекслы диспансерлаштыру үткәрү сәламәтлек саклау учреждениесенә мең ярым сумга төшә. Дәүләт бу сумманы без үз сәламәтлегебезне сакласын, сыйфатлы тормыш рәвеше алып барсын - эшкә сәләтле булсын өчен бүлеп бирә. Ел азагына кадәр вакыт бар әле, быел диспансерлаштыру үтәргә тиешле гражданнарны район хастаханәсендә табиблар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев