Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Диспансерлаштыру: кемнәр үтә һәм нәрсә өчен?

21 яшьтән алып 99 яшькәчә барлык гражданнар да даими рәвештә өч елга бер тапкыр диспансерлаштыру уза ала, дип искәртә Аксубай районы үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. -Ул эшләүче гражданнар өчен генә түгел, бар халык, шул исәптән уку бинасына йөреп укучы студентлар өчен дә, - дип ассызыклады табиб. -...

21 яшьтән алып 99 яшькәчә барлык гражданнар да даими рәвештә өч елга бер тапкыр диспансерлаштыру уза ала, дип искәртә Аксубай районы үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов.

-Ул эшләүче гражданнар өчен генә түгел, бар халык, шул исәптән уку бинасына йөреп укучы студентлар өчен дә, - дип ассызыклады табиб. - 2015 елда 1994, 1991, 1988, 1985, 1982, 1979, 1976, 1973, 1970, 1967, 1964, 1961, 1988, 1955, 1952, 1949, 1946, 1943, 1940, 1937, 1934, 1931, 1928, 1925, 1922, 1919, 1916 елда туган гражданнар диспансерлаштыру узарга тиеш. -Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм гомуми авырулар, хезмәттә имгәнү алу һәм башка сәбәпләр аркасында инвалидлык алучылар (хокукка каршы гамәлләр нәтиҗәсендә инвалидлык алган затлардан тыш) яшькә бәйсез рәвештә ел саен диспансерлаштыру узалар, - дип билгеләп үтте Рөстәм Рифкат улы.
Исегезгә төшерәбез, тикшерүләр йогышлы булмаган хроник авыруларны һәм аларның көчәеп китү куркынычын иртәрәк ачыклауга юнәлдерелгән: югары кан басымы һәм канда шикәр һәм холестеринны, артык авырлыкны һәм симерүне, рациональ булмаган туклануны, түбән физик активлыкны. Шулай ук тәмәке тарту, алкогольне чамасыз куллану кебек тискәре гадәтләрне. Нәкъ менә әлеге факторлар инвалидлыкка, вакытсыз үлемгә китерергә мөмкин, дип аңлаталар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре. Даими диспансерлаштыру узу куркыныч авыруларны дәвалау күбрәк нәтиҗә биргән иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев