Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Депутатлар эше тәмамланды

Аксубайда район Советының ХХХV нче утырышы булып үтте. Утырышта объектларны җылыту сезонына әзерләү, бюджетка үзгәртүләр кертү, муниципаль хезмәткәрләр вазифасына дәгъваланучыларның мәгълүматлары дөреслеген тикшерү, эштә үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр бәхәсләрен көйләү мәсьәләләре каралды. Шулай ук шәһәр тибындагы Аксубай башкарма комитеты вазифалары исемлегенә үзгәртүләр кертү мәсьәләсе каралды, утырышта торак шартларын...

Аксубайда район Советының ХХХV нче утырышы булып үтте.



Утырышта объектларны җылыту сезонына әзерләү, бюджетка үзгәртүләр кертү, муниципаль хезмәткәрләр вазифасына дәгъваланучыларның мәгълүматлары дөреслеген тикшерү, эштә үз-үзеңне тоту таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр бәхәсләрен көйләү мәсьәләләре каралды.


Шулай ук шәһәр тибындагы Аксубай башкарма комитеты вазифалары исемлегенә үзгәртүләр кертү мәсьәләсе каралды, утырышта торак шартларын кичекмәстән яхшыртуга мохтаҗ булган гаиләләрнең исемлеген раслау турында да сөйләделәр.


Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов билгеләп үткәнчә, районның барлык хезмәтләре дә объектларны кышкы шартларда эшләүгә әзерләүдә зур эш башкарганнар.


-Җылыту сезоны башланганчы подъездларны ремонтлау, керү ишекләрен һәм тәрәзәләрне, җылыту системаларын җылыту эшләрен, күпкатлы ике торак йортка ремонт ясауны урам электр челтәрләрен алмаштыру һәм ремонтлауны төгәлләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Анатолий Горбунов.


Ведомствода булган объектларны җылыту сезонына әзерләү барышы турында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина, район Мәдәният йорты җитәкчесе Евгений Мартынов, район үзәк шифаханәсе баш табибы Ратмир Мустафаев хисап тотты. Ачыкланганча, кайбер объектларда җылыту системаларын ремонтларга кирәк икән.


Тикшерү барышында башкарма комитет бүлеге җитәкчеләренә мәсьәләләрне иң якын вакытта хәл итәргә, ә инде Идарә итү компаниясенә һәм ТСЖга ведомствода булган объектларны кышкы шартларда эшләүгә вакытында хәзерләргә, ТКХ хезмәтләреннән файдаланган өчен тәэмин итүчеләргә тулы түләү кертергә тәкъдим ителде.


Финанс-бюджет палатасы рәисе Ольга Сетрова депутатлар корпусы тикшерүенә бюджет средстволарының калган өлеше турында мәгълүмат җиткерде һәм 2015 елга бюджет дефицитын финанслау чыганакларына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Ул шулай ук муниципаль районнарның бюджет белән тәэмин ителешен дотацияләүне 2016 һәм 2017-2018 еллардагы план чорында физик затлардан кергән салымнан район бюджетына күчерелгән суммаларны өстәмә норматив белән алмаштыруны сорады.


Депутатлар муниципаль хезмәткәрләр вазифасын дәгъвалаучы затларның мәгълүматларының тулылыгына кагылышлы мәсьәләләрне дә тикшерделәр. Һәм башкарма комитет структурасында җитәкче урынбасары вазифасын бетереп, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары дигән муниципаль вазифа кертү турында карар кабул иттеләр. Вазифалар исемлегенә балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә баш белгеч вазифасы кертелде.
Депутатлар корпусы социаль ипотека программасы буенча торак бирү буенча квота бүлеп бирүгә гражданнар исемлеген раслау һәм аны Татарстанның Попечительлек Советына җибәрү турында карар кабул итте.


Депутатлар һәр мәсьәлә буенча тиешле карар кабул иттеләр.


Утырышка йомгак ясап, Совет рәисе Камил Гилманов, Советның ХХХV утырышы депутатлар корпусының әлеге составы соңгысы, дип билгеләп үтте. Депутатлар биш ел эшләделәр һәм үз вәкаләтләреннән төшәләр.


Утырыш эшендә Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты. Ул район иминлеге өчен бердәм эшләгәннәре өчен депутатларга рәхмәтен белдерде, биш ел дәвамында авылларны төзекләндерү, район гражданнары иминлеген яхшыртуга юнәлдерелгән бихисап эш башкарылуын билгеләп үтте.
Утырыш тәмамланганнан соң депутатлар истәлеккә фотога төштеләр. Бергә төшкән фото - район Советы тарихының тагын бер бите.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев