Яңалыклар
Депутатлар елны төгәлләделәр
Аксубайда муниципаль район советының агымдагы елда соңгысы булган утырышы үтте.
Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты. Депутатлар район бюджеты һәм уставына кагылышлы мәсьәләләрне тикшерделәр. Көн тәртибенә муниципаль милекне хосусыйлаштыру тәртибе турындагы Совет карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә кертелде. Депутатлар корпусы хәл итү проектларын карадылар һәм кабул иттеләр....
Аксубайда муниципаль район советының агымдагы елда соңгысы булган утырышы үтте.
Аның эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты. Депутатлар район бюджеты һәм уставына кагылышлы мәсьәләләрне тикшерделәр. Көн тәртибенә муниципаль милекне хосусыйлаштыру тәртибе турындагы Совет карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә кертелде. Депутатлар корпусы хәл итү проектларын карадылар һәм кабул иттеләр.
Камил Гилманов депутатларны ел төгәлләнү белән котлап, аларга алга таба да эшләрендә уңышлар теләде.
Бу атнада гражданнар торышы актларын теркәү органнары 100 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр. Район башлыгы гражданнар торышы актларын теркәү дәүләт системасына керткән саллы хезмәте, югары һөнәри дәрәҗә күрсәткәне, үз эшенә тугрылыгы өчен һәм ЗАГС органнары оешуның 100 еллыгы уңаеннан Надежда Бокареваны - ЗАГС Идарәсенең Мактау кәгазе, Гөлназ Шәйдуллинаны, Лидия Крюкованы, Гөлнара Морадыймованы һәм Ольга Кузнецованы ЗАГС Идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев