Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Депутат кабул итте

Аксубайда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов гражданнарны кабул итте. Депутатка районның өч кешесе мөрәҗәгать итте. Искеибрайлы депутатка, сугышта катнашкан һәм хәбәрсез югалган әтисен блокадачы итеп тануын сорап мөрәҗагать иткән. Мөхәммәтвәли Хөснетдинов аңлатканча, блокадалы Ленинградта яшәүче кеше генә блокадачы статусына ия була ала. Ә инде Ленинград фронты юлларын үтүчеләр сугышта...

Аксубайда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Мөхәммәтвәли Хөснетдинов гражданнарны кабул итте.


Депутатка районның өч кешесе мөрәҗәгать итте. Искеибрайлы депутатка, сугышта катнашкан һәм хәбәрсез югалган әтисен блокадачы итеп тануын сорап мөрәҗагать иткән. Мөхәммәтвәли Хөснетдинов аңлатканча, блокадалы Ленинградта яшәүче кеше генә блокадачы статусына ия була ала. Ә инде Ленинград фронты юлларын үтүчеләр сугышта катнашучылар булып кына саналалар, тик шулай да хәрби архивларга запрос ясарга вәгъдә бирде, чөнки хәбәрсез югалучыларның һәлак булучылар арасында булуы, хәтта аларның җирләнгән урыннары мәгълүм булу очраклары аз түгел. Ике гражданның үтенече яңа өйгә газүткәргеч сузу һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкны сыер саву аппараты белән тәэмин итүгә кагылды. Һәр мөрәҗәгатьне дә депутат контрольгә алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев