Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

«Дельфин» – сәламәтлек һәм кәеф өчен

"Дельфин" йөзү бассейны район халкы өчен яраткан спорт объекты гына түгел, шулай ук актив ял итү урыны да булып тора. Ачылганына ярты ел гына вакыт үтүгә карамастан, ул менә шундый мөнәсәбәткә лаек. Бу вакыт эчендә районда спортның су төрен чын-чынлап яратучылар пәйда булды. Өстәвенә төрле яшьтәгеләр - пенсионерлардан алып, балалар...

"Дельфин" йөзү бассейны район халкы өчен яраткан спорт объекты гына түгел, шулай ук актив ял итү урыны да булып тора.


Ачылганына ярты ел гына вакыт үтүгә карамастан, ул менә шундый мөнәсәбәткә лаек. Бу вакыт эчендә районда спортның су төрен чын-чынлап яратучылар пәйда булды. Өстәвенә төрле яшьтәгеләр - пенсионерлардан алып, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә кадәр. Мәктәп укучыларының үз бурычы - йөзү техникасын үзләштерү, әлеге спорт төрендә камилләшү. "Дельфин" базасында йөзү буенча үткәрелгән ярышларда балаларның әлеге юнәлештәге уңышларын күрсәтәләр.

"Суда даими күнегүләр бала организмы эшчәнлеген яхшырта. Бала көчлерәк һәм чыдамлырак була бара, сын-гәүдәсе, йөреше матурая. Йөзү бигрәк тә нерв системасына яхшы йогынты ясый. Су процессы йогынтысы астында ми эшчәнлеге яхшыра. Су басымы тәнне йомшак кына массажлый, кан әйләнешен яхшырта. Бала игътибарлырак була башлый, уку материалын яхшы үзләштерә" - дигән фикердә белгечләр.

12 яшь төркемендәге балалар занятиеләргә төрле вакытта киләләр. Тренер-педагоглар Михаил Федоров, Яков Крюков, физкультура буенча инструктор Николай Камбулов эшләү вакытында тамчылап тәҗрибә тупладылар. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан алар бирегә йөрүче балалар өчен йөзү буенча чын спорт бәйрәме оештырдылар. Алар "Дельфин"га йөрүчеләрне туплау, дуслаштыруны максат итеп куйдылар, чөнки занятиеләргә төрле график буенча йөреп, алар бер-берсе белән очрашмыйлар да диярлек. Шулай итеп, йөзү буенча ярышлар вакытында балалар бер команда булып дуслаштылар. Йөзү бассейны ачылган моменттан алып, биредә ярышлар берничә тапкыр үтте инде. Спорт - ул бик мөһим. Әмма бу үзмаксат түгел. Иң мөһиме, балаларны физкультурага, актив, сәламәт тормыш рәвешенә җәлеп итү, аларда көчле булу теләге уяту, дип саныйлар тренерлар. Физик яктан көчле кеше - рухи яктан да нык була.

- Бассейн беркайчан да буш тормый. Яңа ел каникуллары вакытында көненә 280гә якын кеше килде, - дип сөйли әлеге бина җитәкчесе Иван Семенов. - Бирегә өлкәннәр дә, гаиләләре, авыллардан төркемнәре белән дә киләләр. Ерак авыллардан да әти-әниләр балаларын йөзәргә алып киләләр. Аларның ничек шатлануын күрсәгез.

Пенсионерларның әлеге бинага үз мөнәсәбәте. Алар бирегә сәламәтлек өчен киләләр. Төркемнәре белән дә, ялгыз гына да килүчеләр күп. Алар да шулай ук зур тәэсирләр, уңай кәеф алалар.

- Бер пенсинер бассейнга йөри башлагач күзләренең яхшырак күрә башлавын әйтте, - дип сүзен дәвам итте Иван Петрович. - Медицинага бәйле бернәрсә дә әйтә алмыйм, әмма кешеләрнең уңай фикере сөендерә.

Көч һәм дәртләре ташып торган яшьләр өчен дә бассейн - сәламәтлекне ныгыту, авыр эш көненнән соң дуслар белән очрашу өчен менә дигән урын. Ялларга, каникулларга кайткан студентлар "Дельфин"га килми калмыйлар, Аксубайда бассейн булуына ихластан куаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев