Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Чыршыларны кисмәгез

20 декабрь көнне Татарстанда ай азагына кадәр дәвам итәчәк "Чыршы" оператив-профилактик операциясе башланды. Операция кысаларында чыршыларны канунсыз кисү фактларын ачыклау, зур йөк машиналарына күзәтүне арттыру һәм чыршы базарларының эшен аерым контрольгә кую буенча рейдлар уздыру күздә тотыла. Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Владимир Семенов хәбәр иткәнчә, әгәр чыршы...

20 декабрь көнне Татарстанда ай азагына кадәр дәвам итәчәк "Чыршы" оператив-профилактик операциясе башланды.
Операция кысаларында чыршыларны канунсыз кисү фактларын ачыклау, зур йөк машиналарына күзәтүне арттыру һәм чыршы базарларының эшен аерым контрольгә кую буенча рейдлар уздыру күздә тотыла.
Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлеге җитәкчесе Владимир Семенов хәбәр иткәнчә, әгәр чыршы кискәннән килгән зыян күләме 5 мең сумнан артмый икән, түбәндәге штрафлар каралган: физик затлар өчен - 3 меңнән 3,5 мең сумга кадәр, урындагы затлар өчен - 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 50 меңнән 100 мең сумга кадәр.
Урман хуҗалыгына зыян салу 5 мең сумнан артканда, "Урман үсентеләрен канунсыз кисү" маддәсе буенча 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү сыйфатында җинаять җаваплылыгы каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев