Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Чын энтузиастлар

Район кешеләре санитар-экология икеайлыгында актив катнашалар. Октябрьнең 40 еллыгы, Тынычлык һәм Шелеби урамнарында яшәүчеләр үз теләкләре белән шимбә өмәсенә чыктылар һәм үзләре яшәгән урамнарны тәртипкә китерделәр. "Күптән җыештырырга теләгән идек", - диләр Татьяна Охотникова, Вера Крайнова, Валентина Цветкова һәм Юрий Мишин. Күләмле өмәне уздыруда нәкъ менә алар башлап йөрүчеләр булганнар....

Район кешеләре санитар-экология икеайлыгында актив катнашалар.

Октябрьнең 40 еллыгы, Тынычлык һәм Шелеби урамнарында яшәүчеләр үз теләкләре белән шимбә өмәсенә чыктылар һәм үзләре яшәгән урамнарны тәртипкә китерделәр. "Күптән җыештырырга теләгән идек", - диләр Татьяна Охотникова, Вера Крайнова, Валентина Цветкова һәм Юрий Мишин. Күләмле өмәне уздыруда нәкъ менә алар башлап йөрүчеләр булганнар. Чүп-чарны җыештырып бер чүмәләгә өеп куйганнан соң, техника сорап бистә советына мөрәҗәгать иткәннәр. Трактор шунда ук килеп җиткән. "Без активистларны һәрвакыт хупларга әзер", - ди бистә башлыгы урынбасары Леонид Жуков. Энтузиастларның планнары зурдан - җәй көне Комсомол урамындагы чокырны чистартырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев