Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чүплекләр һәм коры үлән яна

23 марттан Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелде. Коры, җилле һава торышына бәйле шырпы сызу, тәмәке төпчеге ташлап калдыру җитди янгыннар китереп чыгарырга мөмкин. Район һәм Дәүләт янгын сүндерүчеләре бу турыда чаң суга. Бу саклану гына түгел. Ә берничә җитди янгын фактлары белән расланган хәвеф. Районда чүп-чар, коры үлән, законсыз...

23 марттан Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелде.



Коры, җилле һава торышына бәйле шырпы сызу, тәмәке төпчеге ташлап калдыру җитди янгыннар китереп чыгарырга мөмкин. Район һәм Дәүләт янгын сүндерүчеләре бу турыда чаң суга. Бу саклану гына түгел. Ә берничә җитди янгын фактлары белән расланган хәвеф. Районда чүп-чар, коры үлән, законсыз чүплекләр яна.


Коры, кызу һәм җилле һава торышы күзәтелгән чорда һәм шулай ук янгынга каршы аерым режим кертелүгә бәйле җирлекләр, шәһәр округлары, гражданнарның коммерция булмаган бакчачылык һәм дача берләшмәләре, предприятиеләр территорияләрендә аерым участокларда янгын куркынычы тудырган эшләр башкару, учак, мич ягу, газ казаннарын кабызу тыела.

Янгынга каршы аерым режим гамәлдә булган чорда гражданнар өчен - 2 меңнән алып 4 мең сумга кадәр, урындагы затларга - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф салу сыйфатында җәза бирү каралган.

-Соңгы көннәрдә генә янгын хезмәткәрләре Кәкре Күл, Сөнчәле, Иске Ильдеряк, Урмандеево торак пунктларында законсыз дүрт чүплектә һәм чүплек контейнерларында чыккан янгыннарны сүндерделәр, янган мәйдан күләме 25 тән алып 150 квадрат метрга кадәр тәшкил итте, - дип сөйли Россия ФПСның ТР буенча 102 нче янгын часте җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Руслан Ибляминов. -Тагын дүрт торак пунктта коры үләнгә кабынган утны сүндерәләр.


Түбән Баланда янында (550 квадрат метр), Иске Ибрай янында (3 гектар), Иске Кыязлы янында (2 гектар), Рус Кармәте янында (1,5 гектар) коры үләнгә ут төрткәннәр.
Җилле һава торышы кешеләр гомеренә һәм сәламәтлегенә, төзелешләргә куркыныч тудырып, утны уннарча километрга җәелдерергә мөмкин. Менә шуның өчен гадәттән тыш хәлләрдә уяу булып, бик тиз чарасын күрергә кирәк.


- Кәкре Күл һәм Иске Кыязлы авыл җирлекләрендә бу хәлгә оператив йогынты ясадылар. Янгын урынына шунда ук үзләре килеп, техника җәлеп итеп, янган территория әйләнәсен сөреп чыгып, янгынга каршы көрәшкә халыкны да җәлеп иттеләр, - дип аңлатма бирде Руслан Ибляминов. -Әмма барлык авыл җирлекләре дә шундый актив түгел.


Янгын часте җитәкчесе кисәтә: янгын чыгуга, бигрәк тә утның таралуына юл куймас өчен, гадәттән тыш хәлләрдә нинди чаралар кулланырга кирәклеген төгәл белү шарт.


Югалып калмаска, янгын турында "01" телефоны буенча хәбәр итәргә, бу турыда шунда ук авыл җирлеге башлыгына җиткерергә. Янгын хезмәткәрләре килгәнче, утны сүндерү эшенә җирле халыкны җәлеп итәргә. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда югалып калмас өчен алдан ук җирле халыктан шартлы төркем оештырырга, янгын куркынычы чорында кизү тору графигы төзергә, "янгын дружинасын" бөтен кирәк-ярак, көрәкләр белән тәэмин итәргә.


Авыл җирлекләре башлыкларына янгынга каршы су алу чыганакларын тикшереп чыгып, автоцистерналар белән су алу өчен суэтем башнялар төзергә.
Гражданнар белән җыеннар үткәреп, янгын куркынычсызлыгы турында әңгәмәләр алып барырга. Халыкка да шулай ук иминлек турында уйланырга кирәк - һич кенә дә коры үләнгә ут төртергә, чүп яндырырга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев