Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чишмәгә – яңа сулыш

Татар Сөнчәлесе авылында көтеп алынган вакыйга булды - үзгәртеп корылганнан соң, чишмә ачылды. Изге Рәхилә чишмәсе борынгыдан, якынча XVII гасырдан бирле аккан, әмма аның тарихы күпкә тирәндәрәктер, мөгаен. Ике ел элек монда чүлмәк табыла, һәм шуннан чыгып, чишмәнең болгар вакытында ук булуын фаразларга мөмкин. Әлбәттә инде, аны үзгәртеп кору проблемасы...

Татар Сөнчәлесе авылында көтеп алынган вакыйга булды - үзгәртеп корылганнан соң, чишмә ачылды.



Изге Рәхилә чишмәсе борынгыдан, якынча XVII гасырдан бирле аккан, әмма аның тарихы күпкә тирәндәрәктер, мөгаен. Ике ел элек монда чүлмәк табыла, һәм шуннан чыгып, чишмәнең болгар вакытында ук булуын фаразларга мөмкин.


Әлбәттә инде, аны үзгәртеп кору проблемасы гражданнар җыенында бер генә тапкыр күтәрелмәде. Борынгы чишмәне кабат торгызу инициативасы белән Фәнис Хамәтсафин һәм Илнур Сәйфетдинов чыктылар. Мәчеттә җыелган акчага май азагында материал сатып алдылар. Чишмәне дуеннан чистарттылар, тирәсенә бетон түшәделәр, койма белән тотып алып, түбәсен кордылар. Изге Рәхилә чишмәсенә яңа сулыш өрелде.


- Мондый кешеләр белән эшләве җиңел, - дип уртаклашты җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Татьяна Зюзина. - Татар Сөнчәлесе авылы кешеләре шимбә өмәләрен даими оештырып торалар.


Төзекләндерү - алар өчен буш сүз түгел. Узган ел иске зират территориясен тотып алдылар. Клуб хезмәткәрләре дә яңа койма, музыкаль аппаратура белән мактана алалар. Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан авылда сугышта һәлак булган батырлар истәлегенә һәйкәл торгызылды. Бу эштә аларга депутат Шамил Яһүдин ярдәм итте. Ветераннар советы рәисе Фәрит Мифтәхов һәм аның гаиләсе чишмәне төзекләндерүгә бөтен көчен, күңелен бирде, дисәк тә була.


Чишмәне үзгәртеп коруда Раиль Шәрәфетдинов, Газинур Әхмәтсафин, Альберт Сәйфуллин, бертуган Фаил һәм Марсель Мифтәховлар, Илсур Рәхимов, Илнар Минһаҗев, Фәкил Нигъмәтуллин, Җәүдәт Баймөхәммәтов, Илнар Минһаҗев, Инсаф Хамәтсафин, Рәиф Байдуганов, Илгизәр Ислямов актив катнаштылар. Гөлназ Сөләйманова, Инзилә Минһаҗев, Гүзәл Шәрәфетдинова эшне азагына җиткерделәр.


Күптән түгел авыл халкы чишмәне ачу уңаеннан бәйрәм оештырды.


- Матур бәйрәм оештырганнары, куйган хезмәтләре өчен бөтен авылдашларга рәхмәт әйтәсе килә, - диде Фәридә Мифтәхова.

{gallery}/photoreportaj/10_06_2015{/gallery}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев