Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бәйрәмнән – яңа «Нива»да

Аксубай урманчылары Урман хуҗалыгы көненә багышланган күләмле бәйрәм чарасында катнаштылар. Бөтенроссия урманчылар бәйгесе ике көн буена Казан аренасында үтте. Бирегә республиканың барлык урман хуҗалыкларыннан вәкилләр, төрле төбәкләрдән кунаклар, Мәскәү ведомствосыннан дәрәҗәле кунаклар җыелды. Аренада урман хезмәткәрләренең югары казанышларын тәкъдим иткән зур күргәзмә урын алды. Аксубай мәйданчыгында урман хуҗалыгының производство участогы...

Аксубай урманчылары Урман хуҗалыгы көненә багышланган күләмле бәйрәм чарасында катнаштылар.



Бөтенроссия урманчылар бәйгесе ике көн буена Казан аренасында үтте. Бирегә республиканың барлык урман хуҗалыкларыннан вәкилләр, төрле төбәкләрдән кунаклар, Мәскәү ведомствосыннан дәрәҗәле кунаклар җыелды. Аренада урман хезмәткәрләренең югары казанышларын тәкъдим иткән зур күргәзмә урын алды. Аксубай мәйданчыгында урман хуҗалыгының производство участогы цехларында җитештерелгән агач әйберләре, яңа технология буенча игелгән яшь үсентеләрнең үрнәкләре урын алды. Шуның белән бергә күргәзмәдә Савгач урта мәктәбе урманчылыгы вәкилләре дә катнашты - Вячеслав Ипеев кулы астында тәрбияләнүчеләр - Василий Альдиванов һәм Виктор Тимофеев табигый материаллардан агачка уеп рәсем төшерелгән кул эшләрен күрсәттеләр, мастер-класслар бирделәр. Күргәзмәдә шулай ук сәнгать әйберләре, рәссам-оста Андрей Бикмуллинның агачтан ясалган скульптурасы да тәкъдим ителде. Аксубай урманчылыгы алып килгән киң күләмле экспозицияләр бәйрәмдә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.


- Ике көн дәвамында без үтә кызыклы вакыйга шаһитлары булдык, - дип фикерләре белән уртаклаша җитәкче-баш лесничий урынбасары Юрий Сазонов. - Бөтен Россиядән җыелган урман кисүчеләр арасында уздырылган бәйге югары дәрәҗәдә оештырылган. Монда әлеге һөнәр ияләренә үз осталыкларын тәкъдим итү дә, башкалар тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге дә бар иде. Республика урман хуҗалыкларының төрле юнәлешләрендәге казанышларын ТРның Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик, Россиянең урман сәнәгате һәм урманны экспортлау Берләшмәсе Президенты Мирон Тацюн да билгеләп үттеләр. Урманчыларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр. Республиканың урман хуҗалыгы уңышында Аксубай урман хуҗалыгы һәм урманчылыклары коллективларының да хезмәт өлеше бар.


Янгын куркынычы чорында Татарстан урманнарында бер генә янгын очрагының да теркәлмәве күп нәрсә турында сөйли. Ә бит Россия буенча йөзләгән, меңләгән гектар урманнарга янгын зыян салды. Ә Аксубай урман хуҗалыгы территориясендә ун елдан артык бер генә янгын очрагы да теркәлмәгән.

Боларның барысына да урман дәүләт инспекторларының үз хезмәтләрен уяу башкарулары, халык арасында профилактик-аңлату эшләрен оешкан төстә алып барулары сәбәпле ирешелә.


Соңгы елларда урман хуҗалыгы алга бара. Республика җитәкчелеге әлеге тармак эшенә зур игътибар бирә. Моны раслагандай, Аксубай урманчылары, башка урманчылыклардагы коллегалары кебек, бәйрәм тантанасында урманнарны контрольләү өчен «Нива» автомобиле алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев