Бәйрәм белән, юл хезмәткәрләре!
Якшәмбе көнне районның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. -Безнең районда юллардан башка бүтән элемтә юллары юк,-дип әйтте үзенең тәбрикләү хатында район башлыгы Камил Гилманов. -Аксубай район юллары йөзләгән чакрымга сузылган. Бүген юлчылар юлларны ремонтлау, төзү белән шөгыльләнәләр. Юл төзүчеләр җәйге челләдә эшләүче- авылларга юл төзүче, аларны ремонтлаучы...
Якшәмбе көнне районның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр.
-Безнең районда юллардан башка бүтән элемтә юллары юк,-дип әйтте үзенең тәбрикләү хатында район башлыгы Камил Гилманов. -Аксубай район юллары йөзләгән чакрымга сузылган. Бүген юлчылар юлларны ремонтлау, төзү белән шөгыльләнәләр. Юл төзүчеләр җәйге челләдә эшләүче- авылларга юл төзүче, аларны ремонтлаучы егетләргә рәхмәт әйтәсем килә. Алар кышкы чорда да үз эшләрен яхшы башкаралар-аларга беркетелгән трассалар һәм урамнар һәрчак тәртиптә.
Бәйрәм белән сезне, юлчылар! Сезгә бәхет-шатлык, гаилә иминлеге, исәнлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев