Бәйгедә катнашып, приз ал
Район газетасы "Ватанны саклаучылар булып тумыйлар" дип аталган иҗади эшләр бәйгесен игълан итә. Бәйгенең максаты - укучылар һәм яшьләрне рухи-әхлакый, патриотик рухта тәрбияләү. Бәйге газетаның «Сельская новь - "Аксубаево" (aksubaevo.ru) сайтында үткәреләчәк. Анда аерым авторлар, иҗат коллективлары, районның белем бирү учреждениеләре укучылары, эшләүче яшьләр катнаша ала. Бәйге ике номинация буенча...
Район газетасы "Ватанны саклаучылар булып тумыйлар" дип аталган иҗади эшләр бәйгесен игълан итә.
Бәйгенең максаты - укучылар һәм яшьләрне рухи-әхлакый, патриотик рухта тәрбияләү. Бәйге газетаның «Сельская новь - "Аксубаево" (aksubaevo.ru) сайтында үткәреләчәк. Анда аерым авторлар, иҗат коллективлары, районның белем бирү учреждениеләре укучылары, эшләүче яшьләр катнаша ала.
Бәйге ике номинация буенча үткәрелә: патриотик темага иҗат эшләре (проза, шигырь, поэма, хикәят, истәлекләр); фоторәсем. Җиңүче өч яшь категориясе буенча билгеләнә: кече яшьтәге төркем - 7-11 яшь; уртача яшьтәге төркем - 12-17 яшь; өлкән яшьтәге төркем - 18-23 яшь.
Бәйге 1-14 февральдә үткәрелә. Эшләр 2014 елның 1 февраленнән 14 енә кадәр кабул ителә.
15-20 февральдә http:// www.aksubaevo.ru сайтында тавыш бирү үткәреләчәк, иң күп тавыш җыйган кеше җиңүче дип табылачак. 24 февральдә бәйгегә нәтиҗә ясалачак, ә җиңүчегә редакция исеменнән приз тапшырылачак. Бәйге турында төгәлрәк итеп http:// www.aksubaevo.ru сайтында белә алачаксыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев