Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бөтен район халкы йөгерде

21 сентябрьдә Бөтенроссия йөгерү көнен билгеләп уздылар, россиякүләм чарада 4000гә якын аксубайлы катнашты. Район күләмендә уздырылучы әлеге чара профессиональ спортчыларны да, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен йөгергән кешеләрне дә, төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Быел исә аны оештыручылар моңа аерым якын килгәннәр. Җиңелатлетчылар Сабантуй мәйданына җыелдылар. Кросста...

21 сентябрьдә Бөтенроссия йөгерү көнен билгеләп уздылар, россиякүләм чарада 4000гә якын аксубайлы катнашты.


Район күләмендә уздырылучы әлеге чара профессиональ спортчыларны да, сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен йөгергән кешеләрне дә, төрле яшьтәге һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Быел исә аны оештыручылар моңа аерым якын килгәннәр. Җиңелатлетчылар Сабантуй мәйданына җыелдылар. Кросста катнашуга алдан ук язылу башланды. Алар арасында муниципаль берәмлекләр, коммерция оешмалары, мәктәпләр, район оешмалары һәм предприятиеләре бар иде. Узган елдагыдан аермалы буларак, быелгы җылы һәм кояшлы һава торышы, катнашучыларның да, тамаша кылырга килүчеләрнең дә кәефләрен күтәрде, көч-дәрт өстәде.

- Иң мөһиме - дистанцияне узу, - дип уртаклашты старт алдыннан ярашта катнашкан хәбәрчебез Зинаида Леонтьева. Ул финишка үзенең яшьтәшләреннән беренче килде. Vip-старт зур кызыксыну уятты. Анда оешма җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты. Һәр коллектив үзенең җитәкчесе өчен тавыш бирде. Беренче булып Иске Мокшино мәктәбе директоры Раил Шәрәфетдинов килде. Финишка икенче якынлашкан кеше Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин булды. Ә бронзаны ОАО "Татмедиа" директор-редакторы Айдар Моратшин алды.

Кызганыч, кайбер яшь җитәкчеләр йөгерү ярышларында катнашмадылар. Тагын да күңеллерәк булыр иде. Соңыннан барлык җиңүчеләрне һәм призерларны мактау грамоталары, медальләр һәм Россиякүләм милләт кроссы символы төшкән майкалар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев