Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бәрәңге сабагын яндырган өчен – штраф

Ял көннәрен, бигрәк тә кояшлы, җылы һава торышы сакланганда, күпләр бакчаларында үткәрә. Уңышны җыеп алганнан соң, бакчаларны һәм дача участокларын сабаклардан, төрле чүпләрдән арындырырга кирәк. Кемдер боларның барысын да өеп куеп черемә итә, кемнәрдер - чүп контейнерларына чыгарып сала, өченчеләре исә яндыра. Районның баш янгынчысы Руслан Ибляминов сөйләгәнчә, янгынчылар да,...

Ял көннәрен, бигрәк тә кояшлы, җылы һава торышы сакланганда, күпләр бакчаларында үткәрә.


Уңышны җыеп алганнан соң, бакчаларны һәм дача участокларын сабаклардан, төрле чүпләрдән арындырырга кирәк. Кемдер боларның барысын да өеп куеп черемә итә, кемнәрдер - чүп контейнерларына чыгарып сала, өченчеләре исә яндыра.


Районның баш янгынчысы Руслан Ибляминов сөйләгәнчә, янгынчылар да, коткаручылар да коры үлән һәм чүп-чар яндыруга каршы даими көрәшәләр. Аерым гражданнар янгын иминлеге кагыйдәләре нормаларын бозуларын һич кенә дә аңларга теләмиләр. Шул рәвешле үзләренең йортларын һәм күршеләренең хуҗалыкларын куркыныч астына куялар.


-Без әлеге гамәл өчен район халкын гына түгел, авыл хуҗалыгы формированиеләрен дә, урындагы затларны да җәзага тартабыз, - дип сөйли Россия МЧС УНД ГУның ТР Аксубай районындагы ОНД җитәкчесе эчке хезмәт капитаны Рөстәм Гафиятов. - Бакчаларда бәрәңге сабагын, басуларда камыл калдыкларын, салам яндыру катгый тыела. Штрафлар физик затларга да, шулай ук юридик һәм урындагы затлар өчен дә каралган. Гражданнарга бәрәңге сабагы яндырган өчен - бер мең сумнан ике мең сумга, ә урындагы һәм юридик затларга 6 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф яный.


Бәрәңге сабагын яндыруга медиклар да каршы. Аның төтене сәламәт кеше өчен куркыныч булмаса да, астма, аллергия, йөрәк авырулы кешеләрдә ул өянәкләрне кузгатырга мөмкин. Шуның өчен акча янчыгыгыз турында уйлап, күршеләрегезнең сәламәтлеге турында кайгыртып яшәргә өйрәнегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев