Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Бөек Ватан сугышының беренче көнендә Яңа Ибрай авылыннан фронтка 72 ир-ат киткән

Бөек Ватан сугышы чоры вакыйгалары, хәтта ул вакыттан алып 70 елдан артык вакыт узган булса да, бүгенге көнгә кадәр дулкынландыргыч.

1941 елның 22 июнендә Яңа Ибрай авылы халкы кичергән фаҗигале көн турында ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров сөйләде.

– Бу көнне, бөтен райондагы кебек үк, авылда да Сабан туе булырга тиеш була. Халык бәйрәмгә җыела. Шул вакыт авыл советы рәисе Абдулла Вәлиуллин трибунага күтәрелә. Кешеләр аның бик нык борчулы булуын сизәләр. Ул, Сабан туе кичектерелә, чөнки фашистлар Германиясе белән сугыш башланган, дип белдерә. Шул вакыт район хакимияте вәкиле Степан Калугин да килеп җитә. Ул үзе белән фронтка 60 повестка алып килә. «Үсәр» колхозы комсомоллары яклаучыларга ярдәм итәргә карар кылалар. 12 яшь колхозчы сугышка китәргә теләк белдерәләр. 22 июньдә Яңа Ибрайдан 72 ир-ат фронтка китә.


Шәүкәт Галимҗан улы ул әче язмышлы, фаҗигале көннең барлык нечкәлекләрен белә. Туган якны өйрәнүче буларак, ул авыл тарихын җентекләп өйрәнә, Бөек Ватан сугышы – мәгариф ветеранының тикшеренү эшенең төп юнәлешләренең берсе.


– Озакламый авыл кешеләрен фронтка озатучы, бер ярым-ике чакрым озынлыктагы озын арба урман ягына таба сузыла. Фронтовикларны Иске Ибрай аша, урман буйлап иске юл буенча озаталар. Бөтен гаиләләре, балалары, картлар, хатын-кызлар, ир-атлар бергә атлый. Урман читендә алар саубуллашканнар. Аннары ир-атлар арбаларда Аксубайга кадәр баралар.


Мондый әрнүне күз алдына да китереп булмый, саубуллашу өметсезлек белән үтә. Якын кешеләрне аннан соң да сугышка шулай озатканнар. Шәүкәт Кәбиров мәгълүматларына караганда, сугыш елларында фашистларга каршы көрәшкә 608 кеше чакырылган, аларның яртысыннан артыгы фронттан әйләнеп кайтмаган.
Бу урын яңаибрайлылар өчен үзенчәлекле, ул вакыйгалар истәлегенә монда һәйкәл куелган. Яңа Ибрай авыл җирлеге советы бу тарихи объектны тәртиптә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев