Башка өйрәнү чараларыннан аермалы буларак очрашу кафеда бизнес-иртәнге аш формасында иркен мохиттә үтте.
Семинарны "ТРда эшмәкәрлеккә ярдәм фонды" вәкиле Вадим Мясников ачты.
- Без төрле өйрәнү мәйданчыкларында очраштык, - диде семинар спикеры, - ләкин башкалардан аермалы буларак, безнең бүгенге очрашу әңгәмә алымында узачак.
Аның сүзләренә караганда, "Бизнес Десант" проекты эшлекле...
Башка өйрәнү чараларыннан аермалы буларак очрашу кафеда бизнес-иртәнге аш формасында иркен мохиттә үтте.
Семинарны "ТРда эшмәкәрлеккә ярдәм фонды" вәкиле Вадим Мясников ачты.
- Без төрле өйрәнү мәйданчыкларында очраштык, - диде семинар спикеры, - ләкин башкалардан аермалы буларак, безнең бүгенге очрашу әңгәмә алымында узачак.
Аның сүзләренә караганда, "Бизнес Десант" проекты эшлекле активлыкны күтәрү һәм бизнеска административ басымны киметү максатларында ТРның икътисад министрлыгы һәм "ТРда эшмәкәрлеккә ярдәм фонды" МО тарафыннан оештырылган.
Семинарда катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.
- Монда иң актив халык җыелган, - диде Камил Камал улы. - Күпләр үзенең шәхси эшен узган гасырның 80нче елларында ук башлады. Алар, авырлыкларга кармастан, эш урыннары булдыралар, салымнар түлиләр, халыкка хезмәт күрсәтәләр.
Район башлыгы сүзләренә караганда, районда эшмәкәрлек уңышлы үсеш алган. Эшмәкәрлек эшчәнлеге дә күпкырлы, монда сәүдә дә, төрле хезмәт күрсәтүләр дә, фермерлык та, төзелеш тә, җитештерү дә һ.б.
Спикер Әлфия Җәббарова эшкуарлыкны үстерүне кайсы тарафка юнәлтергә мөмкин булуы хакында сөйләде һәм мисаллар китерде. Интерактив тактада яңа проектларны тәкъдим иттеләр. Шуларның берсе "Тикшерелгән бизнес". Шулай ук ярдәм чаралары, хокуки якланыш хакында да сөйләштеләр.
Безнең эшкуарларда сораулар күп туды. Аларның күпчелеге урында ук чишелде. Кайберләре тикшерүгә алынды.
Нет комментариев