Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Бизгәк авыруыннан саклан

Татарстан Республикасында бизгәк (малярия) авырулы черкиләрнең үрчүе һәм бизгәк авыруының таралуы өчен барлык шартлар да бар. Әлеге авыруның билгеләре турында һәркем дә белергә тиеш, дип кисәтәләр Роспотребнадзор Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлек белгечләре. Авыру йоктырган черки тешләгәннән соң, авыру билгеләре 10-14 көннән соң пәйда була....

Татарстан Республикасында бизгәк (малярия) авырулы черкиләрнең үрчүе һәм бизгәк авыруының таралуы өчен барлык шартлар да бар.

Әлеге авыруның билгеләре турында һәркем дә белергә тиеш, дип кисәтәләр Роспотребнадзор Идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Нурлат һәм Аксубай районнарындагы территориаль бүлек белгечләре.

Авыру йоктырган черки тешләгәннән соң, авыру билгеләре 10-14 көннән соң пәйда була. Авыруның клиник картинасы тән температурасының күтәрелүе, туңып калтырау, нык тирләү, бизгәк тоту билгеләре белән характерлана. Өянәк көчле булганда битнең алсулануы, кан йөгерү күзәтелә.

Тропик бизгәк - малярия авыруының катлаулы формасы санала, ул еш очракта комага китү белән тәмамлана.

- Шулай да үзеңне әлеге авырудан саклап калу мөмкинлеге бар, - дип раслый Роспотребнадзор Идарәсенең җитәкче белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. - Моның өчен малярия буенча уңышсыз булган территориягә чыгар алдыннан бер атна алдан, анда булган чорда һәм шулай ук аннан кайтканнан соң бер ай дәвамында, табиб күрсәтмәсе буенча бизгәккә каршы препаратлар кабул итәргә.

Исегездә тотыгыз, маляриядән иммунитет юк, бер тапкыр әлеге авыру белән чирләп терелгәннән соң, аны кабаттан йоктырмауга гарантия юк. Шуңа күрә малярия авыруы билгеләре пәйда булган очракта, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә, үзегезнең малярия буенча уңышсыз булган территориядән кайтуыгыз яки башка җиргә күчүегез турында хәбәр итәргә.

Бизгәк авырула черкиләр кешене еш очракта кичке вакытта һәм төнлә тешләргә мөмкин. Шуңа тәүлекнең әлеге вакытында тәнне яба торган киемнәрдән йөрергә, тәннең ачык урыннарына репеллентлар - черкиләрне куркыткан препаратлар сөртергә. Әлбәттә иде, аларны инструкция буенча кулланырга.

Фото: static2.gooddays.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев