Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рәсми

Бердәм тавыш бирик

13 сентябрьдә Татарстан Республикасы үз Президентын сайлаячак. Без, нинди гражданлык позициясе алып баруларын һәм нәрсә өчен тавыш бирәчәкләрен белү өчен, район газетасы укучылары арасында сораштыру үткәрдек. Әсхат Мәхмүтов, авыл эшмәкәре: - Берсүзсез, сайлауга барачакмын. Әлбәттә инде, авылның киләчәге өчен тавыш бирәчәкмен. Татарстанда авылларны үстерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлдә. Әлегә алар барлык...

13 сентябрьдә Татарстан Республикасы үз Президентын сайлаячак. Без, нинди гражданлык позициясе алып баруларын һәм нәрсә өчен тавыш бирәчәкләрен белү өчен, район газетасы укучылары арасында сораштыру үткәрдек.


Әсхат Мәхмүтов, авыл эшмәкәре:
- Берсүзсез, сайлауга барачакмын. Әлбәттә инде, авылның киләчәге өчен тавыш бирәчәкмен. Татарстанда авылларны үстерүгә юнәлдерелгән программалар гамәлдә. Әлегә алар барлык юнәлешләргә дә килеп җитмәгән һәм барысы да эшләнмәгән булса да - бездә суүткәргеч суздылар, электряктырткыч баганалары урнаштырдылар, урыны-урыны белән авыл эчендәге юлларны яхшырттылар. Социаль объектлар ремонтлана һәм төзелә - участок амбулаториясе ремонтланды, ветеринария пункты, полициянең участок уполномоченные өчен өй төзелде. Әлеге программаларның дәвамлылыгы өчен тавыш бирәчәкмен.

Эльза Алмакаева, күп балалы ана:
- 13 сентябрьдә яшь һәм күп балалы аналарны яклау өчен тавыш бирәм. Балаларга лаеклы тәрбия һәм белем бирү өчен. Бүген белем бирү процессы балалар бакчасыннан башлана, аларга спорт белән шөгыльләнү, иҗади яктан үсеш алу, актив шәхес булып үсү өчен барлык шартлар тудырылган. Моны хәтта безнең авыл хуҗалыгы районы мисалында да әйтеп була. Аксубайның үз чемпионнары да бар хәтта, быел безнең районга талантлы балалар өчен «Созвездие-Йолдызлык» фестивале дә килде. Татарстанда балаларның киләчәге бар, димәк, республика чәчәк атачак.

Кристина Гришокова, Аксубай универсаль технологияләр техникумы талибәсе:
- Беренче тапкыр тавыш бирәчәкмен. Бүген техникумда белем алу бушлай булганы, материаль-техник базаның ныгуы өчен. Татарстанда һөнәри-техник белем бирүне хуплау нык сизелә. Республика тиздән «WorldSkills» эшче һөнәрләре буенча дөнья Чемпионатын кабул итәчәк. Эшче һөнәрләренең абруе арта, аларга хезмәт базарында таләп зур. Һәм, әлбәттә инде, минем тавышым - республикада тынычлык һәм татулык өчен.

Ирина Крюкова, пенсионер:
- Безнең буын, Татарстанның чәчәк атуы өчен хезмәт куеп, республика һәм район алдындагы бурычын үтәде. Әмма без читтә калырга тиеш түгел. Аксубайлылар һәм татарстанлылар лаеклы яшәсен өчен сайлауларда үз тавышыбызны бирүебез - безнең гражданлык бурычыбыз. Яшьләрне яклау программалары алга таба да эшләсен иде, бюджет оешмалары хезмәткәрләре генә түгел, барлык теләүчеләр дә социаль программаларда катнашып, фатирлар, торак алсыннар иде. Яшьләргә, район һәм Татарстан иминлеге өчен нәтиҗәле хезмәт итүдә кызыксыну уяту өчен, тормышка аяк басканда ярдәм итәргә кирәк.
.
Елисей Тимирясов, Бөек Ватан сугышы ветераны, районның Мактаулы гражданины:
- 13 сентябрь - минем өчен әһәмияткә ия көн. Барыннан да элек тынычлык өчен тавыш бирүемне, ә монардан да мөһимрәк нәрсә булырга мөмкин, мин үземнең гражданлык бурычым дип саныйм. Республикада гаять зур үзгәрешләр бара. Икътисадның һәм мәдәниятның уңышлы үсеше, иминлек, тормыш дәрәҗәсенең алга таба да яхшыруы һәм авылларның яңаруы өчен тавыш бирәм.

Флера Вафина, укытучы:
- Соңгы елларда белем бирү системасында әйтеп бетергесез үзгәрешләр булды. Белем бирү өлкәсенең алга таба да камилләшүе, грант ярдәме, иҗади проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге - укытучыларга гына түгел, сәләтле балаларга да ярдәм итүне яклап тавыш бирәчәкмен. Ә бит бары Татарстанда гына бер ел эчендә дистәләгән мәктәп һәм балалар бакчалары төзелә һәм капиталь ремонтлана. Мондый хуплау булганда укытучыларның - җиң сызганып хезмәт кую стимулы, ә балаларның югары уку йортларына укырга керү өмете зур.

Фото http://www.fedpress.tv/sites/fedpress/files/nasekina/news/vybory_xl.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев