Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бердәм тавыш бирик

13 сентябрьдә Татарстан Республикасы үзенең Президентын сайлаячак. Без район газетасы укучыларының нинди гражданлык позицияләренә нигезләнүләре һәм кем өчен тавыш бирүләрен белү өчен алар арасында сораштыру уздырдык. Рушания Низамова, балалар язучысы: - Сайлауларга бару минем гражданлык бурычым. Без чәчәк атучы республикада яшибез. Башкалабыз Казан - дөнья күләменә күтәрелгән шәһәр. Татарстан рейтингы...

13 сентябрьдә Татарстан Республикасы үзенең Президентын сайлаячак. Без район газетасы укучыларының нинди гражданлык позицияләренә нигезләнүләре һәм кем өчен тавыш бирүләрен белү өчен алар арасында сораштыру уздырдык.


Рушания Низамова, балалар язучысы:
- Сайлауларга бару минем гражданлык бурычым. Без чәчәк атучы республикада яшибез. Башкалабыз Казан - дөнья күләменә күтәрелгән шәһәр. Татарстан рейтингы ел саен күтәрелә. Гадел лидер, үз сүзендә торган кеше өчен тавыш бирәчәкмен. Авылларда юллар төзелсен өчен, авыл халкы шәхси биләмәләрендә генә шөгыльләнмәсен, яңа производстволар ачылсын, яшьләргә эш булсын. Авыл яшәр, балалар туар, инфраструктура алга китәр иде.

Иван Семенов, "Дельфин" йөзү бассейны директоры:
- Һәркем сайлауларга барырга тиеш. Ни өчен? Чөнки үзең турында гына уйларга түгел, җәмгыять турында да кайгыртырга кирәк. Һәр кешенең тавышы хәлиткеч роль уйнарга мөмкин. Быел Аксубайда йөзү бассейны ачылды. Анда мәктәпкәчә яшьтән алып, пенсионерларга кадәр төрле яшьтәге йөзләгән кеше йөри. Сентябрь аенда секцияләрдә генә 180 бала шөгыльләнә. Һичшиксез, спорт объектларын ачу, спортны алга таба да үстерү, яклау, димәк, балаларыбызның сәламәт киләчәге өчен тавыш бирергә кирәк.

Зинаида Жаркова, пенсионер, "Ел хәйриячесе-2015"
- Минем теләгем бик гади. Барысы да яхшы яшәсен өчен тавыш бирәчәкмен. Пенсияне вакытында түләсеннәр, индексацияләүне югары дәрәҗәдә үткәрсеннәр, даруларга бәяләр күтәрелмәсен иде. Уңайлы тормыш, бөтен дөньяда иминлек һәм тынычлык өчен, шул исәптән безнең күпмилләтле Татарстаныбызда да.

Татьяна Кузьмичева, Балалар сәнгать мәктәбе директоры урынбасары:
- Без Президентны гына түгел, Татарстан Республикасы киләчәген дә сайлыйбыз. Иң беренче чиратта гаилә һәм балалар мәнфәгатьләрен яклаган социаль программалар өчен тавыш бирәчәкмен. Республика һәм район иҗади яктан сәләтле балаларны якласын иде. Алар - район һәм республика киләчәге. Аннары "Аксубай йолдызчыклары" тагын да яктырак яначак.

Татьяна Максимова, тугыз бала анасы, шуларның бишесе тәрбиягә алынган:
- Безнең гаиләнең яшәү позициясе - "Проблемалар хәл ителәчәк, моның өчен актив яшәү рәвеше алып бару, нәтиҗәле эшләү кирәк". Дәүләт һәм республика тәрбиягә бала алган гаиләләрне яклый - автомобильләр бүләк итә, торакка субсидияләр бүлеп бирә. Без һәрдаим кайгыртучанлык тоеп торабыз. Хәйрия оешмалары тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен театрларга, аквапаркка, санаторияләргә баруларны оештыра. 13 нче сентябрьдә тәрбиягә бала алган һәм күп балалы аналарны алга таба да яклау өчен тавыш бирәчәкмен. Балалар бәхетле булырга тиеш, моның өчен Татарстанда бөтен нәрсә бар.

Роберт Салахов, яшь педагог:
- 13 нче сентябрьдә һичшиксез сайлауларга барам. Яшь белгечләрне яклау программалары өчен тавыш бирәчәкмен. Мәгариф системасы үсеше өчен, югары уку йортларында бюджет урыннар күбрәк булсын, ә югары уку йортлары хезмәт базарында таләп зур булган белгечләр хәзерләүгә юнәлдерелгән булсын иде. Шул вакытта төрле өлкәләрдә эшләүче белгечләрнең һөнәри осталык дәрәҗәсе югарырык булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев