Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бассейн ни өчен эшләми?

Узган атнада Аксубайда бассейн ачылды, әмма ул ни өчендер һаман да эшләми, техник җитешсезлекләре бармы әллә? Безнең балалар йөзү буенча түгәрәкләргә кайчан язылырлар икән, үзебезнең дә ялларны бассейнда үткәрәсебез килә? Бу сорауны без башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбуновка юлладык. Аның аңлатмасын тәкъдим итәбез: -Эш техник җитешсезлекләрдә түгел. Бассейн ачылган көнне...

Узган атнада Аксубайда бассейн ачылды, әмма ул ни өчендер һаман да эшләми, техник җитешсезлекләре бармы әллә?


Безнең балалар йөзү буенча түгәрәкләргә кайчан язылырлар икән, үзебезнең дә ялларны бассейнда үткәрәсебез килә?

Бу сорауны без башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбуновка юлладык. Аның аңлатмасын тәкъдим итәбез:

-Эш техник җитешсезлекләрдә түгел. Бассейн ачылган көнне олылар залында демонстрацион йөзүләр күрсәтелде, балаларныкында сабыйлар шөгыльләнде. Яңа объектны теркәү процедурасы һәм штатны белгечләр, тренерлар белән тулыландыру эшләре бара.

Йөзәргә килүчеләрнең күп булачагын күздә тотканда, штатта иң яхшы белгечләр һәм техник персонал булырга тиеш. Бу эш озакка сузылмаячак, бассейнның эшли башлавы турында без газета аша хәбәр итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев