Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бассейн эшли башлады

Газета саннарының берсендә укучы, Аксубай бассейны кайчан эшли башлар икән, дигән сорау биргән иде. Без әлеге мәсьәләгә кире кайтырга вәгъдә бирдек, өстәвенә моңа бәйле бик күп шалтыратулар кабул иттек. Атнаның беренче көнендә без, кызыксындырган сорауга җавап алу максатыннан, "Дельфин" бассейнында булдык. Һәм бассейнның эшли башлавына инандык. Өлкәннәр бассейнында да, балаларныкында...

Газета саннарының берсендә укучы, Аксубай бассейны кайчан эшли башлар икән, дигән сорау биргән иде.



Без әлеге мәсьәләгә кире кайтырга вәгъдә бирдек, өстәвенә моңа бәйле бик күп шалтыратулар кабул иттек.


Атнаның беренче көнендә без, кызыксындырган сорауга җавап алу максатыннан, "Дельфин" бассейнында булдык. Һәм бассейнның эшли башлавына инандык. Өлкәннәр бассейнында да, балаларныкында да су коенырга килүчеләр бар иде.


Ул гына да түгел, бассейн директоры Иван Семенов безгә бассейн буйлап экскурсия оештырды һәм аның балалар, өлкәннәр һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә уңайлы булуын күрсәтте. "Уңайлы мохит" программасы буенча бассейн сукыр һәм начар күрүче кешеләр өчен пандуслар, махсус юллар, лифт, хәтта физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус күтәрткеч-кресло белән җиһазланган.


-1 августтан без балаларны йөзү буенча секцияләргә туплый башлыйбыз. Дәресләрне тренерлар бушлай алып барачак, - дип сөйли спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов. -Табигый ки, балаларга табибта тикшерү узып, йөзү белән шөгыльләнүнең зарарлы түгеллеген белдергән (сәламәтлек турында) белешмә алып килү шарт. Балалар белән шөгыльләнәчәк тренерлар югары белемле, шуларның берсе Татарстан башкаласында эш тәҗрибәсе туплаган. Бассейнга балаларны йөзәргә өйрәтү өчен инвентарьлар - махсус такталар кайтачак. Тренерлар, киләчәктә су спорты белән шөгыльләнәчәк йөзүчеләр әзерләргә планлаштыралар. Табигый ки, һәр бассейнга хас булганча, балаларга да, өлкәннәргә дә таләп бертөрле - үзең белән гигиена әйберләре (сабын, мунчала, шәхси башлык һәм аяк киеме) йөртү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев