Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Барлык кыңгыраулар да чыңлый

Аксубайлылар Изге Ана көнендә Изге литургиядән соң үзенчәлекле чыңнар ишеттеләр. Музыка өлкәсендә зур белгеч булмасаң да, хәзерге чаңнарның элек чыңлаган чаңнардан аермасын сизәргә була иде. Бу көнне чиркәү территориясендә үткән мәдәни программага күп халык җыелды, ә чаң тавышына битараф булмаган кешеләр өчен Самарадан килгән чаң сугу остасы Михаил Колтаевский үткәргән...

Аксубайлылар Изге Ана көнендә Изге литургиядән соң үзенчәлекле чыңнар ишеттеләр.


Музыка өлкәсендә зур белгеч булмасаң да, хәзерге чаңнарның элек чыңлаган чаңнардан аермасын сизәргә була иде. Бу көнне чиркәү территориясендә үткән мәдәни программага күп халык җыелды, ә чаң тавышына битараф булмаган кешеләр өчен Самарадан килгән чаң сугу остасы Михаил Колтаевский үткәргән мастер-класста катнашу мөмкинлеге туды. Аксубай өстендә чаң чыңнары яңгырады. Аксубай православие чиркәвенә йөрүчеләр зур кызыксыну белән чаң кагу эшенә керештеләр.
Иң зур чаң - 164 килограмм, иң кечкенәсе 6 килограмм авырлыкта икән. Алар аккордлар тәртибендә урнашканнар.

Аксубай православие чиркәве өчен яңа чаңнар чиркәүгә йөрүчеләрдән җыелган акчага Свердловск өлкәсе заводында ясалган. Алар 23 августта изгеләндерелеп, икенче көнне элеп куелды.

- Аларның яңгырашы берничә факторга бәйле, - дип аңлата оста. - Чаңның авырлыгы һәм калынлыгына. Иң мөһиме - ритмны саклау. Бүгенге көндә христиан дөньясында 3 төрле чаң тавышы бар. Һәрберсенә аерым таләпләр куела. "Благовест" - бер чаңга ритмик рәвештә кагалар, "трезвон" төрле чаңнарга берьюлы, алар арасында ара калдырып, өч тапкыр кагалар, "перезвон", яки "перебор" - төрле чаңнарга чиратлап кагалар. Чаң кагуның төрләренә, тембрларына, алымнарының төрлелегенә карамастан, чаң авазы яңгыраганда кешеләрнең күңелләре яктыра, нечкәрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев