Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Балалар өчен бакча

Яңа Ибрай авылында истәлекле вакыйга булды - яңа уку елы алдыннан балалар бакчасы мәктәп түбәсе астына күчте. Яңа бакчага барыннан да бигрәк сабыйлар шатланды - беренче сентябрь көнне бакчага 25 бала килде. Авылда нарасыйларның дөньяга килүе кимү ягында булса да, бакчаны ачу тантанасына җыелган әти-әниләр проблеманы хәл итәргә вәгъдә бирделәр....

Яңа Ибрай авылында истәлекле вакыйга булды - яңа уку елы алдыннан балалар бакчасы мәктәп түбәсе астына күчте.


Яңа бакчага барыннан да бигрәк сабыйлар шатланды - беренче сентябрь көнне бакчага 25 бала килде. Авылда нарасыйларның дөньяга килүе кимү ягында булса да, бакчаны ачу тантанасына җыелган әти-әниләр проблеманы хәл итәргә вәгъдә бирделәр.


- Мондый зур авылда халык өчен күп эшләр башкарылган. ФАП, спорт мәйданчыгы төзелгән, клубка ремонт ясалган, мәктәп тә капиталь ремонтланган, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов. Нәкъ менә демографик хәлнең авылда күп кенә программаларны тормышка ашыруда хәлиткеч фактор булып торуын ассызыклады.
Бүгенге көндә җирлек территориясендә 131 бала бар. Сүз уңаеннан, быел балалар бакчасыннан җиде баланы беренче сыйныфка озатканнар.
Бакча мәктәп түбәсе астына күчерелгәнчегә кадәр иске контора бинасында урнашкан иде. СанПиНның бөтен таләпләренә туры китереп җиһазланган булуга карамастан, яңасында, нарасыйлар әйткәнчә, күпкә матуррак, яктырак һәм уңайлырак.

Яңа балалар бакчасында ике төркем оештырылган - җиһазландырылган уен, йокы, чишенү бүлмәләре бар, ишек төбе дә зур, иркен. Балалар бакчасы өчен бүлеп бирелгән өлешне ремонтлауга район бюджетыннан 1 миллион 800 сум акча тотылган. Ремонт эшләрен Хәмит Зәйдуллинның төзелеш оешмасы алып барды.
Мәктәптә балаларны шатланып кабул иттеләр. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина, балалар бакчасын мәктәп түбәсе астына күчерү чыгымнарны экономияләү мәсьәләсен хәл итеп кенә калмый, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү һәм мәктәп арасындагы баскычны үзләштерүне дә максат итеп куя, дип билгеләп үтте.


-Бездә балалар бакчасы искиткеч, тәрбияләнүче балалар да иң яхшылар, сабыйлар турында кайгыртканнары өчен район җитәкчелегенә рәхмәтебез чиксез, - дип әйтте бакча мөдире Ришат Мотыйгуллин.
Сабыйлар түземсезлек белән яңа бакча түренә уздылар, ашыга-ашыга ишектән керү уңаенда урнашкан диваннарга утырыштылар, яңа караватларны, шкафларны һәм уен бүлмәсендәге үзенчәлекле өстәлләрне күреп сөенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев