Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Бакчага юл булачак

Яңа балалар бакчасына кадрларны "инә күзеннән чыгарып" алдылар - һөнәри белем дә, тәҗрибә дә игътибар үзәгеннән читтә калмады. Валентина Пескарева "Кояшкай"га "Елочка" балалар бакчасыннан килгән. -Беләсезме мондагы шартлар җир белән күк аермасында, - дип сөйли Валентина Васильевна. -Беренчедән, "Елочка" бинасы тузган булганга, табигый ки, идәннәр дә салкын, күпме генә җылытырга...

Яңа балалар бакчасына кадрларны "инә күзеннән чыгарып" алдылар - һөнәри белем дә, тәҗрибә дә игътибар үзәгеннән читтә калмады.

Валентина Пескарева "Кояшкай"га "Елочка" балалар бакчасыннан килгән.
-Беләсезме мондагы шартлар җир белән күк аермасында, - дип сөйли Валентина Васильевна. -Беренчедән, "Елочка" бинасы тузган булганга, табигый ки, идәннәр дә салкын, күпме генә җылытырга тырышсак та, тәрәзәләрдән җил өрдерә иде. Ә яңа бакчада җылы, якты, ә бу нәниләр өчен иң мөһиме. Икенчедән, җиһазлар. Һәр төркемдә магнит такталар, бию һәм гимнастика белән шөгыльләнү өчен зур, иркен заллар бар, балаларга бик рәхәт. "Елочка"да бер төркемдә төрле яшьтәге бала тәрбияләнә иде. Мисалга, Валентина Васильевна яшь ярымнан алып, дүрт яшькәчә балалар белән шөгыльләнгән.
-Әлбәттә инде, төрле яшьтәге балалар белән дәресләр үткәрү күпкә кыен, - дип фикерләре белән уртаклаша тәрбияче. - Чөнки һәр төркем өчен аерым программа каралган, максатлар да үзгә... Яңа бакчада миңа әзерлек төркемен ышандырып тапшырдылар. Эшебез күпкә җиңеләйде. Балалар акыллы, ягымлы. Дәресләр дә актив, кызыклы үтә.
-Җиһазлар ис китәрлек, - дип сүзгә кушылды "Кояшкай" балалар бакчасында хуҗалык эшләре буенча мөдир урынбасары Рузия Сәйфетдинова. Җиһазлар, инвентарь, ашханәдәге һәм кер юу бүлмәсендәге җиһазлар да замана таләпләренә туры килә.
-Интерьерга тел-теш тидерерлек түгел. Чөнки, балалар бакчасының бизәлеше, бала үсешендә мөһим роль уйный, - дип өстәде Валентина Пескарева, - дөрес әзерләнгән белем бирү мохитендә укыту да нәтиҗәле үтә.
-Әмма проблемалар да юк түгел, - ди Рузия Сәйфетдинова. - Иртә белән җидедән сигез сәгатькә кадәр һәм кич белән 16.00дан 17.00 сәгатькә кадәр безнең бакча янында "биш баллы бөке" тора. Әти-әниләрнең күпчелеге балаларын машиналарда алып киләләр, шул ук вакытта ипи ташучы машинага да керергә кирәк, хәрәкәт тыгызлана. Бу мәсьәләне ничек булса да хәл итәсе иде.
Керү юлларының ничек хәл ителүе белән без җитәкчеләрдән сорап белдек.
-2015 елда без әлеге балалар бакчасы алдыннан узган Чистай-Аксубай-Нурлат юлларын үзгәртеп кору программасына кердек, - дип аңлатты башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов. -Программа кысаларында трассаны киңәйтү каралган, аннан соң бакчага керү юлы иркенәячәк. Туктау павильоны урнаштырылачак. Төзелеш эшләре яздан башлана. Ә әлегә без бер яклы хәрәкәт итүне үз эченә алган керү юлы төзергә уйлыйбыз.
Бүгенге көндә автомобильләр бакчага бер яклы юлдан гына керә һәм чыга алалар. Киләсе атнадан бер юлдан кереп, берничә метрдан соң икенче юл белән әйләнеп чыгу мөмкинлеге биргән өстәмә участокка вак таш җәю эшләре башланачак. Моннан тыш, җәяүлеләр өчен өстәмә хәрәкәт итү юллары булдыру күздә тотыла, дип ышандырды район башкарма комитет җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев