Айрат Хәйруллин: «Аксубай – дустанә район»
Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасы комитеты Рәисенең аграр мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Аксубай районы халкы белән очрашты. Районга килгән кыска вакытлы сәфәрендә ул район җитәкчесе Камил Гилманов белән бергә район үзәгенең икенче санлы урта мәктәбендә, йөзү бассейнында, спорт комплексында, социаль объектларда булды. Безнең район һәм...
Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасы комитеты Рәисенең аграр мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Айрат Хәйруллин Аксубай районы халкы белән очрашты.
Районга килгән кыска вакытлы сәфәрендә ул район җитәкчесе Камил Гилманов белән бергә район үзәгенең икенче санлы урта мәктәбендә, йөзү бассейнында, спорт комплексында, социаль объектларда булды. Безнең район һәм монда яшәүчеләр белән якыннанрак танышу, 22 майда "Бердәм Россия" партиясеннән праймеризлар үтәчәге турында искә төшерү максаты белән депутат хезмәт коллективларында да булды.
Айрат Хәйруллин белән тәүге очрашу Совет залында йөзләгән кешене җыйды.
Депутат аксубайлыларны үзенең автобиографиясе белән таныштырды.
Айрат Хәйруллин 1970 елның 1 августында Казан шәһәрендә дөньяга килә. Әтисе - Казан аграр университетының кафедра җитәкчесе (КДАУ, элекке КСХИның авыл хуҗалыгы институты), әнисе - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәре. 1991 елда "Авыл хуҗалыгы производствосында икътисад-оештыручы" белгечлеге буенча М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1992 елдан алып 1994 елга кадәр - Казан шәһәрендәге "Эдельвейс" ИЧП директоры. 1994 елдан алып 1996 елга кадәр - "Эдельвейс фирмасы" ТОО, Казан шәһәрендәге азык-төлек кибетләре челтәре директоры. 1996 - 2003 елларда "Красный Восток" АҖ генераль директоры (2002 елның маеннан - "Красный Восток" Сыра кайнату компаниясе" ААҖ), Казан шәһәр Советы депутаты, Татарстан Республикасы халык депутаты итеп сайлана.
2003 елда Татарстан Республикасының 27нче Идел буе бермандатлы сайлау округы буенча дүртенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Комитет рәисенең аграр мәсьәләләр буенча урынбасары (азык сәнәгате, азык-төлек һәм потребкооперация буенча комитетны күзәтә).
2005 елда "Красный Восток" сыра компаниясен сата һәм "Красный Восток Агро" концерн хуҗасы буларак терлекчелек-игенчелек, сөт җитештерү бизнесы белән шөгыльләнә башлый.
2007 елда "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе күрсәткән кандидатларның федераль исемлеге составында бишенче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.
Дәүләт Думасы комитеты рәисенең аграр мәсьәләләр буенча беренче урынбасары. 2008 елның августыннан - сөт җитештерүчеләрнең Милли Союзы Президенты. 2009 елда икътисад фәннәре докторы исеменә диссертация яклый. 2011 елның декабрендә "Бердәм Россия" партиясеннән VI чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана.
Айрат Хәйруллин үзенең чыгышын, Аксубай - үзенчәлекле, күп милләтле район, дигән сүзләрдән башлады. Шуңа өстәп, безнең районда ата-бабалар һәм күрше конфессияләрнең гореф-гадәтләренә аеруча игътибар бирелүен дә билгеләп үтте.
Безнең район авыл хуҗалыгы юнәлешендә булганга, депутат аграр сектордагы хәлгә анализ ясап, авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә тукталды.
-Соңгы алты елда бездә климат үзгәрде. Сезнең район 2009 елгы корылыкны кичерде. 2010 елда барлык Татарстан агробизнесына зыян килде - көзге культураларның 100 проценты һәлак булды, сабан культуралары да зарарланды. Әлеге цикл тәмамланды, быелгысы ел уңышлы булачак.
Район җитәкчесе Камил Гилманов районда язгы кыр эшләренә әзерлек барышы белән кыскача таныштырды.
-Терлекчелек тармагы ел ярымлык азык запасы белән тәэмин ителде, техниканы язгы чәчүгә әзерләү тулы куәткә бара, язгы чәчүне уңышлы үткәрербез дип ышанам.
Депутат авыл хуҗалыгында эшләүчеләр белән, атап әйткәндә, районның мактаулы кешесе, 40 елдан артык авыл хуҗалыгы тартмагында эшләүче атказанган хезмәткәр Анатолий Савинов белән әңгәмә корды.
-Сез безгә беренче тапкыр килдегез, тик без сезне танып беләбез, чөнки сез аграр секторга күңелегез белән тугры каласыз, авыл хезмәтчәннәренең мәнфәгатьләрен яклыйсыз. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр дәүләт тарафыннан даими ярдәм тоялар, - дип билгеләп үтте әңгәмә барышында Анатолий Савинов.
Очрашуга йомгак ясап Айрат Хәйруллин район, аның инфраструктурасы, аксубайлыларның ачык күңелле булуы ошады, дип белдерде. Депутат безнең районга тагын килергә, авыл җирлекләрендә булып, халык белән очрашырга, көн кадагындагы проблемаларны тикшереп, мөмкинлектән чыгып аларны бергәләп хәл итәргә вәгъдә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев