Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авылның туган көненә җыелдылар

Бу көннәрдә Иске Тимошкино авылының 315 еллык туган көне билгеләп үтелде. Бәйрәм бик үзенчәлекле килеп чыкты. Ирина Аллегрова җырындагыча, монда да җыр һәм күңел ачулар белән болытларны куып тараттылар. Ул авыл кешеләренең олысына да, кечесенә дә зур бәйрәм булды. Алып баручылар билгеләп үткәнчә, һәркем Иске Тимошкино авылы бәйрәмчә балкысын өчен...

Бу көннәрдә Иске Тимошкино авылының 315 еллык туган көне билгеләп үтелде.



Бәйрәм бик үзенчәлекле килеп чыкты. Ирина Аллегрова җырындагыча, монда да җыр һәм күңел ачулар белән болытларны куып тараттылар. Ул авыл кешеләренең олысына да, кечесенә дә зур бәйрәм булды. Алып баручылар билгеләп үткәнчә, һәркем Иске Тимошкино авылы бәйрәмчә балкысын өчен үз өлешен кертте.

Риваятьтән:
Авылга Сөнчәле авылы кешесе Тимуш Нерченский нигез салган. Вакытлар узгач, бирегә яңа аяк басучылар чишмә янында чатыр корып урнашканнар. Тимушның Пиртепи исемле кызы туган. Тиздән Тимушка аның дуслары да кушыла. Алар авылны оештыруны үтенеп патшага хат юллыйлар. Петр I 1700 елның июлендә рөхсәт биреп җавап яза.


Традиция буенча дәрәҗәле кунакларны чуаш куасы һәм каравае белән каршы алдылар.


Дәрәҗәле кунаклар арасында Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, аның урынбасары Юныс Хәмидуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Сельская новь" район газетасы мөхәррире Айдар Моратшин, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина, Аксубай районының мактаулы гражданины Александр Шуркин һәм авыл аксакаллары.


- Иске Тимошкино авылы халкы тырышлыгы, уңганлыгы белән дан казанган, - дип билгеләп үтте үзенең котлавында район башлыгы. - Совет чорында монда алдынгы колхозларның берсе эшләп килгән, хәзер ул тотрыклы үсеп килүче хуҗалык. Иске Тимошкинода матур һәм мәһабәт йортлар төзелә, мәктәптә 200 гә якын бала укый, балалар бакчасына 50 бала йөри. Болар барысы да үсеш һәм тотрыклылык билгеләре.


Бәйрәм кунаклары авылның алга таба да үсүен һәм чәчәк атуын теләделәр. Бәйрәм матур хореографик композиция белән ачылды. Кызларның сөлгеләр белән биюе җирле халыкның кунакчыллыгын, киң күңеллелеген гәүдәләндерде.


Быелгы юбилей елында авылда өч бала туган.


- Кеше дөньяга килгән икән, димәк, туган җирдә тагын бер хезмәт династиясен һәм милли йолаларны дәвам итүче бар, - диде яшь нарасыйлары дөньяга килгән гаиләләрне тәбрикләп, җирлек башлыгы Федор Степанов.


Оештыручылар бу гаиләләргә бүләкләр тапшырдылар. Гомумән, бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде. Быел өйләнешкән, юбилейларын билгеләп үткән гаиләләр, Ватан сугышында катнашучылар, локаль сугыш ветераннары, мактаулы гражданнар һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, эшләрендә зур уңышларга ирешкән ветеран-педагоглар һәм укытучылар, җәмәгать эшлеклеләре һәм эшмәкәрләр - һәркемгә бүләкләр тапшырып, музыкаль композция башкардылар.
Кристина Туйкина, Антонина Артамонова, Виктор Натаров, ''Уяв" фольклор ансамбле, Аркадий Харитонов, Наталья Кудрашова, Үзидән "Посиделки" төркеме бәйрәмдә үзләренең күңелле җырлары белән чыгыш ясадылар.


Искетимошкинолылар бәйрәмне бик күңелле оештырдылар. Балалар өчен халык уеннары һәм бәйгеләр үткәрелде. Олылар бию мәйданында күңел ачтылар. Теләүчеләр авыл тормышына багышланган күргәзмә фонында фотога төштеләр. "Бәхет кошы"н тоту бәйгесе дә азартлы үтте - җитез әтәчне артистлар да, балалар да, өлкән буын кешеләре дә тотарга тырышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев