Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре районны туендырачак

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ике атна дәвамында урып-җыю кампаниясе барышын контрольдә тоту өчен республика районнары басулары өстеннән вертолетта очып үтте. Татарстан - күп кенә күрсәткечләр буенча лидер-төбәк, шул исәптән авыл хуҗалыгында да. Тармакның казанышлары да шул турыда сөйли. Татарстан аграрчылары республиканы гына туендырып калмыйча, авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итүчеләр булып...

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ике атна дәвамында урып-җыю кампаниясе барышын контрольдә тоту өчен республика районнары басулары өстеннән вертолетта очып үтте.



Татарстан - күп кенә күрсәткечләр буенча лидер-төбәк, шул исәптән авыл хуҗалыгында да. Тармакның казанышлары да шул турыда сөйли. Татарстан аграрчылары республиканы гына туендырып калмыйча, авыл хуҗалыгы продукциясен тәкъдим итүчеләр булып торачак.


-Районда көзге культураларны җыеп алу төгәлләнә, - дип аңлатма бирде район башлыгы Камил Гилманов. - Һава шартлары көйсезлегенә карамастан, авыл хезмәтчәннәре яхшы уңыш алуга ирештеләр.


Район башлыгы сүзләренә караганда, игенчеләр чәчүгә вакытында чыктылар, әмма һава шартлары үз төзәтмәләрен кертте. Үсемлекләргә дым җитмәде. Узган еллар сабагын күздә тотып, аграрчылар барлык агрочараларны да алдан үтәргә тырыштылар.Беренчедән, көзге культуралар чәчүлекләре ел саен арта, икенчедән сабан культураларын чәчкәндә дымсаклагыч технологияләр кулланылды. Үсеш чорында минераль ашламалар, микро һәм макроэлементлар кертелде, үсемлекләр чүп үләннәрдән һәм корткычлардан вакытында сакланды. Шулай ук урып-җыю техникасын хәзерләүгә зур игътибар бирелде, бу үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу мөмкинлеге бирде, кырда эшләүчеләрне урыннарда ашату, техник хезмәт күрсәтү оештырылды, җаваплы белгечләр беркетелгән.


-Тулаем, аграр район буларак, без соңгы елларда республика тарафыннан зур ярдәм тоябыз, - дип сөйли Камил Гилманов. -Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов канаты астында районда авылларга һәм авыл халкына булышлык күрсәтү буенча республика президент программалары эшли. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, беренче чиратта, инфраструктура яхшыра: юллар салына, урам яктырткычлары үзгәртеп корыла, ФАПлар һәм авыл клублары төзелә, мәктәпләр капиталь ремонтлана, яшь белгечләргә, полиция хезмәткәрләренә һ.б. өйләр торгызыла.


Әйтеп үтелгәнчә, авыл хуҗалыгы производствосында да зур эшләр башкарыла, бу безнең аграрчыларга икътисадның әлеге тармагында көндәшлеккә сәләтле булу мөмкинлеге бирә. Крестьян-фермер хуҗалыкларын гына алыйк. Районда актив эшләүче фермерлар иллегә якын. Алар үзләренең тырыш хезмәтләре белән, эш урыннары булдырып, көндәшлеккә сәләтле булуларын исбатладылар. Фермерлар республикада эшләп килгән республика президент программаларыннан файдаланырга тырышалар. Мисалга, 2015-2017 елларда ТРда башлангыч фермерларга ярдәм итү программасы буенча быел биш резидент Грант алды. Әнвәр Шәрифуллин, Геннадий Яманов, Минсәлим Әфләтунов - Грантларны мөгезле эре терлекләр өчен терлекчелек биналары төзүгә, Галияр Хәмитов - атлар фермасы төзүгә, Геннадий Петрушков теплица ясауга тотачаклар. "ТР гаилә фермалары" программасы буенча Дмитрий Самойлов һәм Сәлих Хәйруллин КФХ базасында фермаларны үзгәртеп коруга Грант алдылар.
УСХиП җитәкчесе Хәлил Хәлимов сөйләвенчә, катнашырга теләүчеләрдән гаризалар керү дәвам итә. Бүгенге көндә 30 га якын аксубайлы үз эшләрен ачарга теләк белдергән. Аларга белгечләр документларны дөрес туплау һәм рәсмиләштерүдә ярдәм итәләр. Үз эшләрен башлап, аякта нык торган фермерлар Марат Сафин, Ильяс Сөләйманов, Валерий Сапеев һ.б. өлге булып торалар. Республика президент программаларында катнашып, алар кул хезмәтен минимальләштергән һәм авыл хуҗалыгында эшмәкәрлек алып бару өчен уңайлы шартлар булдырган югары технологияле фермалар төзеделәр.


-"ТР гаилә фермалары" программасы ярдәме белән мин күңелемә хуш килгән эш белән шөгыльләнер һәм табыш алыр өчен кыска вакыт эчендә ферма төзүгә ирештем, - дип сөйли Марат Сафин. -Башка төбәкләргә дә еш чыгам, әмма фермерларга карата шундый мөнәсәбәтне күргәнем юк. Башкаларга да республика президент программаларында катнашып, үз эшләрен ачарга киңәш итәм.


Районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышлык күрсәткән программа да гамәлдә. Ул сыерлар асрау өчен льготалы кредитлар, субсидияләрне үз эченә ала. Шәхси хуҗалыкларында сөт җитештерүчеләрнең күпчелеге быел саву аппаратлары алдылар, кайберләре аларны субсидияләштерелгән лизинг-грант буенча сатып алдылар. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга да бирелә.


Районда эшләүче эре агрохолдинглар да, республиканың вак хуҗалыклары да орлыкларны яңарту, нәселле терлек, техника сатып алу өстендә эшлиләр һәм боларның барысы да субсидияләштерелә.


-Күрсәтелгән ярдәм күз алдында, - дип сөйли район башлыгы. -Ит һәм сөт җитештерү арта. Районда атлар, сарыклар асрау, кошчылык, яшелчә үстерү киң колач ала. Республика, инвестицияләр ярдәме белән авыл хуҗалыгы производствосы югары нәтиҗәләргә ирешәчәк. Әлбәттә инде, безнең халыкны үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин итәрлек көчебез бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев