Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Автомобиль павильонны урыныннан кузгалткан

20 апрельдән 18 майга кадәрле чорда Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең вакыйгалар сводкасында җинаятьләр һәм вакыйгалар турында 277 гариза һәм мөрәҗәгать теркәлгән. Кыр эшләре сезоны ачылу авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләрен милек һәм товар-материаль кыйммәтләрне саклауга бәйле уяу булырга өнди. Урамда, кырда караучысыз калдырылган техника "кәкре куллы" кешеләрне үзенә җәлеп...

20 апрельдән 18 майга кадәрле чорда Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең вакыйгалар сводкасында җинаятьләр һәм вакыйгалар турында 277 гариза һәм мөрәҗәгать теркәлгән.



Кыр эшләре сезоны ачылу авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләрен милек һәм товар-материаль кыйммәтләрне саклауга бәйле уяу булырга өнди.
Урамда, кырда караучысыз калдырылган техника "кәкре куллы" кешеләрне үзенә җәлеп итеп тора. "Сөт иле Аксу" ҖЧҖнең "Түбән Баланда" бүлеге машина-трактор паркында МТЗ-1221 тракторы белән дә шундый хәл килеп чыга - алгы күперенең кабызу бүлгечен урлыйлар. Тикшерү эшләре алып барыла.
Шул ук төнне Карасу авылы янәшәсендәге басудан 5 тырма югала. Аларны урлаган затларның шәхесләре билгеләнгән, мөлкәт агрофирмага кире кайтарылган.


Элеккеге МСО территориясендә басып торган, "Актай" агрофирмасына караган комбайннардан өч аккумуляторны салдыралар. Әлеге җинаятьне балигъ булмаганнар кылган. Моның өчен җинаять җәзасы каралган булса да, җиңүнең юбилейлы датасы уңаеннан яшүсмерләр амнистиягә эләккән, әмма аларга карата ПДНга профилактик исәпкә кую яный.


"Сөлчә" ҖЧҖ складыннан бәясе 405 мең сум тәшкил иткән 110 тартма шикәр чөгендере орлыгы урлана. Җинаять эше кузгатылган.
Район үзәгендәге бер сәүдә павильоны хуҗасы иртә белән киштәдән товарның юкка чыгуын сизеп ала. Әмма җимерү-вату эзләре булмый. Урамга чыгып караса, павильонның урыныннан күчүенә игътибар итә. Эшне ачыклауда район үзәгендә урнаштырылган һәм полициянең кизү частена тоташтырылган видео-күзәтү камерасы ярдәмгә килә.


Яшь машина йөртүче төнлә кәттә борылыш ясарга тели, әмма борылыш почмагын туры китерә алмый һәм павильонга килеп бәрелә. Аңа китерелгән зыянны капларга һәм вакыйга урынын калдырып киткән өчен административ канун буенча җавап тотарга туры киләчәк.


Район үзәгенең Көнбатыш урамында билгесез кешеләр гараж эченә кертелмәгән "Ока" машинасының ишеген ачып, аннан автомагнитола һәм газ җиһазын урлыйлар, әлеге факт буенча тикшерү алып барыла.


Сак астында булмаган, сигнализация төймәләре, видео-күзәтү камералары белән җиһазландырылмаган материаль кыйммәтләр сакланган складлар, сәүдә нокталары да шулай ук караклар өчен "майлы калҗа" булып тора.


Яшүсмерләр Советлар урамында шәхси эшмәкәргә караган җиләк-җимеш сакланган складка кереп, 4,5 мең сумнан артык бәягә җиләк-җимеш урлап чыгалар.


Билгесез зат "Пятерочка" сәүдә үзәге кибете киштәсеннән хуҗасы тарафыннан онытылып калган кәрәзле телефонны эләктереп чыга.


15 еннән 16 нчы майга каршы төндә билгесез кешеләр Золин урамындагы "Шаурма" ларегын ватып, 2,5 мең сумлык товар урлыйлар. 17 май көнне иртән иртүк полиция бүлегенә бина эчендә шау-шу ишеткән бер сәүдә ноктасы каравылчысы шалтырата. Оператив-тикшерү төркеме чит кеше хисабына 4250 сумга "киенгән", моның өчен бернинди җәза да каралмый, дип уйлаган угрыны кайнар эздән эләктерә.


Яңа Кыязлы авылында тавыклар карагы пәйда була - ул авылдашларының кош-корт кетәклегеннән 4 тавык урлый, әмма бик тиз тоткарлана. Аксубайда моңа кадәр фатир баскан өчен хөкемгә тартылган өй карагы пәйда булган, ир-ат бераз "төшереп" алды исә, юлында очраган бар нәрсәне үзләштерә. Бу юлы аның өлкән яшьтәге күршесе зыян күрә, әбинең хәлен белергә кергән карак ир, чыкканда ишек төбеннән итекләр һәм галошларны тота чыга. Әмма аларны киеп ерак китә алмый, шалтыратуга ук килеп җиткән оперативниклар каракны эләктереп, аяк киемнәрен әбигә кире кайтаралар.


Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилейлы датасы алдыннан бөтен игътибар ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә юнәлтелде. Әмма, арабызда изгелек төшенчәсен аңламаган затлар да юк түгел. 23 яшьлек оныгы (кыз бала) 1935 елгы әбисенә кул күтәрә. Медицина белгечләре зыян күрүчегә ябык формадагы баш мие имгәнүе, башы һәм бот сөяге каты бәрелгән дигән диагноз куялар. Тикшерү алып барыла.


Әгәр сезгә югарыда телгә алынган һәм әзерләнеп ятучы җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча МВДның Аксубай бүлегенә шалтыратып, хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев