Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Атланмаймы яки спредмы?

Әлеге сорауга район ветеринария берләшмәсе белгечләре җавап бирде. ТР КМ Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге боерыгы буенча, район үзәгенең сату нокталарыннан алар төрле маркадагы атланмай сатып алганнар. Белгечләр алдына аларның үсемлек мае белән кушылганлыгын ачыклау бурычы куела. Практикадан билгеле булганча, җитештерүчеләр еш кына атланмайга пальма яки кокос майлары кушалар. Андый продукт...

Әлеге сорауга район ветеринария берләшмәсе белгечләре җавап бирде.
ТР КМ Баш ветеринария идарәсе җитәкчелеге боерыгы буенча, район үзәгенең сату нокталарыннан алар төрле маркадагы атланмай сатып алганнар. Белгечләр алдына аларның үсемлек мае белән кушылганлыгын ачыклау бурычы куела. Практикадан билгеле булганча, җитештерүчеләр еш кына атланмайга пальма яки кокос майлары кушалар. Андый продукт спред дип атала. Әмма еш кына җитештерүчеләр бу фактны яшерәләр һәм үз продукцияләре этикеткасында майның үсемлек мае кушмыйча, пастерланган сөт өстеннән ясалган дип күрсәтәләр. Товарларны ветеринария лабораториясендә махсус аппаратта тикшергәннәр. Уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә белгечләр сатып алган этикеткасында пастерланган сөт өстеннән ясалган дип язылган 11 төрле атланмайның 2сендә үсемлек мае кушылган булуын ачыкланганнар. Продукцияләрнең республикада җитештерелмәве генә сөендерә. Тикшерү нәтиҗәләре Баш ветеринария идарәсенә тапшырылган.
- Шулай ук кайбер сату нокталарында спредның продукция маркировкасы булмаган килеш кисәкләргә бүлеп һәм полиэтилен пакетларга салып сатылуы ачыкланды, - дип сөйли районның баш ветеринария табибе Рәис Хөснуллин. - Шуңа өстәп, сатучылар моны атланмай дип тәкрарлыйлар. Ветеринария берләшмәсе вәкилләре бу җитешсезлекләрне бетерү һәм продукциягә дөрес маркировка кую буенча киңәшләрен бирделәр. Ветеринария лабораториясе атланмайны фальсификациягә түләүсез тикшерергә әзер. Моның өчен аларны бары тик лаборатория белгечләренә генә алып килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев