Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Атарга ярамый, кичерергә

Хуҗасыз этләр проблемасы кискен куелган торак пункт картада да юктыр, мөгаен. Урамда иркенләп йөргән этләр өеренә каршы чыгарга балалар гына түгел, өлкәннәр дә курка, хәтта. Хуҗасыз этләр һөҗүменнән саклану мәсьәләсен хәл итү юлын табуны үтенеп, редакциягә бик күп ата-аналар мөрәҗәгать итте, шул нисбәттән без дә район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий...

Хуҗасыз этләр проблемасы кискен куелган торак пункт картада да юктыр, мөгаен.



Урамда иркенләп йөргән этләр өеренә каршы чыгарга балалар гына түгел, өлкәннәр дә курка, хәтта. Хуҗасыз этләр һөҗүменнән саклану мәсьәләсен хәл итү юлын табуны үтенеп, редакциягә бик күп ата-аналар мөрәҗәгать итте, шул нисбәттән без дә район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбуновка сорау юлладык.


-Хуҗасыз этләр проблемасы һәр торак пунктта хәл ителергә тиеш, - дип белдерде ул. -Быел без Димитровград шәһәре эшмәкәре белән Аксубай районы территориясендә йөргән хуҗасыз этләрне аулау, тәрбияләү һәм аларның санын көйләү буенча хезмәт күрсәтүгә килешү төзедек. Андагы питомниктан районга белгечләр һәм махсус машиналарның килеп йөрү графигы расланды. Ашыгыч рәвештә килү мөмкинлеге дә каралган.


Ел башыннан алып, Димитровград шәһәренең шәхси оешмасы тарафыннан Аксубай бистәсеннән утызга якын хуҗасыз эт тотып алынган.


Башкарма комитетта әйтүләренчә, хуҗасыз этләрне аулауда бүгенге көндә иң кулай саналган ысул - йоклата торган дару салынган укол ату.


Без Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәүче эшмәкәр Сергей белән элемтәгә кердек. Тотып алып киткән этләрнең алдагы язмышы нинди булуы хакында ул менә нәрсәләр сөйләде:


-Питомникта аларны мал табибы карый, тикшерә. Авыру һәм агрессив этләр бераз вакыттан соң үлемгә (эфтаназиягә) дучар булалар.
Эшмәкәр әйтүенчә, бу процедурага бер-ике минут вакыт китә.


-Безнең дә Аксубай районы халкына үтенечебез бар. Хуҗалар үзләренең этләренә мәҗбүри рәвештә муенчак кидерергә тиешләр. Безнең хезмәт өчен бу бик тә мөһим - муенчагы бар икән, димәк, аның хуҗасы да бар. Районда эшләгәндә муенчагы булган этләргә тимибез. Очраклы рәвештә өердә хуҗасы булган, тик муенчаксыз этләр дә булырга мөмкин. Бу очракта без аларны да тотып китә алабыз бит. Мондый хәлгә тармас өчен, дүрт аяклы дусларыгызны үзләрен генә чыгарып җибәрмәгез. Алар хуҗасы белән булырга, яки муен каешы тагылган килеш йөрергә тиешләр.


Мәкалә соңында шуны әйтәсе килә, кулга өйрәтелгән терлекләр язмышы өчен хуҗа җаваплы. Урамнарда һәм урманнарда хуҗасыз этләрнең йөрүе өчен кеше үзе гаепле, чөнки кайчандыр ияләштерелгән җан ияләрен, кирәге беткәч, үз тормышларыннан сызып, урамга чыгарып аткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев