Ана капиталына – торак
Аксубайда 117 гаилә ана капиталы хисабына үзләренең тормыш шартларын яхшыртты. - Яшәү шартларын яхшырту әлегә гаилә капиталыннан файдалануда иң популяр юнәлешләрнең берсе булып кала бирә, - дип аңлата ПФР Идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. - Шулардан 79 гаилә торак өчен алган крдитларының бер өлешен яки тулысынча каплаган. Тагын 38 гаилә...
Аксубайда 117 гаилә ана капиталы хисабына үзләренең тормыш шартларын яхшыртты.
- Яшәү шартларын яхшырту әлегә гаилә капиталыннан файдалануда иң популяр юнәлешләрнең берсе булып кала бирә, - дип аңлата ПФР Идарәсе җитәкчесе урынбасары Николай Кистенев. - Шулардан 79 гаилә торак өчен алган крдитларының бер өлешен яки тулысынча каплаган. Тагын 38 гаилә әлеге акчаны торак сатып алу, төзү яки аны төзекләндерү өчен кулланган. Ана капиталын балаларның белем алуы өчен дә түләргә мөмкин. - Пенсия фонды Идарәсе 115,5 мең сумга балаларның укуына түләүгә гаризалар кабул итте, - дип билгеләп үтте Николай Анатольевич. - Шуның белән бергә ана капиталыннан бер тапкыр бирелә торган түләү алуга 250 гариза кабул ителгән, бу дүрт миллион сумнан артык тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев