Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Алардан җылылык көтәләр

Районның газ хезмәте өчен сентябрь-октябрь айлары - кайнар чор. Төнлә һава температурасы төшә башлагач, кешеләр үз торакларын җылыту җаен карыйлар. -Элекке җылыту сезоны башлануның билгеле бер көне бар иде, ә хәзер исә, документлар тәртиптә, газ җиһазларын көйләү эшләре башкарылган булса, җылылык җибәрүдә проблема булмаячак, - дип сөйли газ тармагы җитәкчесе...

Районның газ хезмәте өчен сентябрь-октябрь айлары - кайнар чор.



Төнлә һава температурасы төшә башлагач, кешеләр үз торакларын җылыту җаен карыйлар.


-Элекке җылыту сезоны башлануның билгеле бер көне бар иде, ә хәзер исә, документлар тәртиптә, газ җиһазларын көйләү эшләре башкарылган булса, җылылык җибәрүдә проблема булмаячак, - дип сөйли газ тармагы җитәкчесе Александр Золин.


-Районда беренче чиратта җылылыкны балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, шафаханәдә, социаль учреждениеләрдә җибәрдек.


Җитәкче сүзләренә караганда, газ хуҗалыгында эшләүче һәркем, үзенең шәхси вакыты белән исәпләшмичә, бу эшкә кереште. Авария-диспетчер бригадалары да җылылык җибәрү белән мәшгуль, ә алар тәүлек әйләнәсенә эшлиләр. Алар арасында бригадир Александр Андриянов һәм слесарь Михаил Мельников та бар.
Без Александр Андриянов җитәкчелегендәге бригада җылылык җибәрү буенча эшләр башкарган объектларның берсендә булдык. Газчылар әйтүенчә, график киеренке булса да, эшләрне вакытында эшләп бетерү бик мөһим, чөнки предприятие һәм оешмалардагы эшче мохит аларга бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев