Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Актай“лыларны һава торышы куркытмый

Вак яңгыр вакыт-вакыт эшнең барышын тоткарлап торуга карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге эшләр гөрләп бара. Шул рәвешле "Актай" ҖЧҖдә дә алдан планлаштырылган эшләр үз чираты белән тотрыклы алып барыла. Бөртекле культуралар монда 1600 гектар җирне алып тора. Әлеге мәйданның яртысы суктырылган һәм чабылган. Бүгенге көндә меңнән артык тонна бөртек җыеп алынган....

Вак яңгыр вакыт-вакыт эшнең барышын тоткарлап торуга карамастан, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге эшләр гөрләп бара.


Шул рәвешле "Актай" ҖЧҖдә дә алдан планлаштырылган эшләр үз чираты белән тотрыклы алып барыла. Бөртекле культуралар монда 1600 гектар җирне алып тора. Әлеге мәйданның яртысы суктырылган һәм чабылган. Бүгенге көндә меңнән артык тонна бөртек җыеп алынган.
- Бөртекле культураларның уңышына язгы һәм җәйге чорларда торган коры һава торышы йогынты ясамыйча калмады, - диде агрофирма бүлеге управляющие Михаил Градусов. - Безнең өчен иң мөһиме - барлык үстерелгән ашлыкны җыеп алып, ышанычлы саклау.

"Актай" ҖЧҖнең җыю комплексы тулы куәткә эшли. Бөртекле культураларны суктыруда Сергей Прописнов һәм Андрей Горбатов бер сәгатьне дә исраф итмиләр. Шулай ук Владимир Панов, Владимир Степанов, Александр Горбатов, Иван Беспалов, Җәлил Тимбиковның кыр "корабль"ләре дә ашлыкны тиз арада җыеп алалар. Игенчеләр сменага билгеләнгән күрсәткечләрне арттырып үтиләр. Яңгыр яуган вакытны да файдалы итеп үткәрергә тырышалар - баш инженер Михаил Ефимов белән берлектә техниканы тикшерәләр. Комбайннардан бушатылган бөртекле уңышны амбарларга шоферлар Николай Атряскин һәм Виталий Золин илтә. Кырларда үстерелгән барлык иген өчен нәкъ менә әлеге объект җаваплы. Фаина Чернышева җитәкчелегендәге амбар хезмәткәрләре дә үз эшләренә җаваплы карыйлар. Монда килүче бөртек тулысы белән эшкәртелә, аннары складка саклауга җибәрелә. Ток эшчеләре Михаил Матюшкин, Николай Матросов, Евгений Тиманов турында да уңай сүзләр ишеттек.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә яңа уңышны җыеп алу белән көзге игеннәрне чәчү бергә үрелеп бара. Әлеге операцияне ике чәчү механизаторлар звеносы алып бара. План буенча көзге культуралар мең гектар мәйданда урнашырга тиеш. Дүрт йөз гектар җир чәчелгән. Июль аенда чәчелгән мәйданнарда шытымнар күренә башлады инде. Игенчеләрне без элеккеге аэропорт янында очраттык. Александр Маненков ДТ-75 тракторында җир эшкәртә, ә Анатолий Турлуков шундый ук маркалы тракторда Михаил Анашкин белән бөртек чәчәләр. Шофер Илшат Сагиров килеп җитте. (Барысы да рәсемдә). Һава торышының начар булуына карамастан, игенчеләрнең кәефе күтәренке иде.

Агрофирма җитәкчеләре Сергей Золин (чәчелгән җирне йомшарта), тракторчы Михаил Егоров, чәчүче Вячеслав Фадеевның эшен югары бәяләделәр. Аларны сыйфатлы бөртек белән ток хезмәткәрләре Владелина Морозова һәм Юлия Сагирова тәэмин итәләр. Шулай итеп, булачак уңыш өчен барлык хезмәткәрләр җаваплы.

Бөртекле культуралардан арынган мәйданнар бушап тормый. Саламнарны җыеп алганнан соң, ДТ-75 тракторында Анатолий Тюрин эшкә керешә - ул кырларны чәчүгә әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев