Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Аксубайда көзге ярминкә үтте

Район үзәгенең Мәдәният йорты каршындагы мәйданда иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде. Сәгать сигездә территория автомашиналар, йөк машиналары белән тулды. «Сәүдә итүчеләр» - район белем бирү учреҗдениеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре товарларын урнаштырган арада, беренче сатып алучылар да күренде. Авыл хуҗалыгы продукциясе сату ярминкәсе - ул үзенчәлекле күргәзмә. Бакчада үзләре...

Район үзәгенең Мәдәният йорты каршындагы мәйданда иртәдән үк җанлылык хөкем сөрде.



Сәгать сигездә территория автомашиналар, йөк машиналары белән тулды. «Сәүдә итүчеләр» - район белем бирү учреҗдениеләре һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре товарларын урнаштырган арада, беренче сатып алучылар да күренде.


Авыл хуҗалыгы продукциясе сату ярминкәсе - ул үзенчәлекле күргәзмә. Бакчада үзләре үстергән продукциянең иң югары сыйфатлы булуын күргәч, җитештерүчеләргә карата хөрмәт икеләтә арта. Бу көнне кышкылыкка, кибеттәге бәяләрдән күпкә арзанракка, теләсә нинди продукцияне сатып алырга мөмкин иде. Район мәктәпләре урнашкан сәүдә рәтләрендә кабак, кәбестә, эре, алтын төсендәге суган, кызыл чөгендер, бәрәңге сатылды. Ә инде мәктәпләрнең иң уңган бакчачылары хәтта соң өлгерә торган җиләк тә тәкъдим иттеләр.


- Кара миләш сатып алуыма куанып бетә алмадым, - дип сөйли җитмеш яшьлек Валентина Сергеевна. - Аны кан басымы югары булганда төнәтеп эчәләр, файдасы бик зур...


-Ә мин очсыз бәягә генә кызыл чөгендер сатып алдым, -дип пакетын ачып күрсәтте аның ахирәте Валентина Николаевна. - Хәзер өйгә илтәм дә, яңадан киләм, аласы әйберләр бар әле.


Шул арада терлек асраучылар бөртек салынган капчыклар төягән йөк машиналары янына җыелдылар.


«Актай», «Аксубай» АФ», «Агрохимсервис» агрофирмалары арзанрак бәядән бодай, арпа тәкъдим иттеләр. Сәүдә рәтләрен район башлыгы Камил Гилманов та карап үтте. Ул районның белем бирү учреждениеләренең мәктәп яны участокларында үстерелгән продукцияне сатуны хуҗаларча якын килеп оештыруларын билгеләп үтте.


Сәүдә гөрләп барганда районның үзешчән артистлары концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Татьяна Григорьева, Василий Анашкин, Илхат Фәизов (Яңа Дума авыл мәдәният йорты директоры) аксубайлыларга үзләренең иң матур җырларын бүләк иттеләр. Вакыт күп тә үтмәде, халык берәм-сәрәм, сумкаларын тутырып, өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев