Аксубай районында яңа ел бәйрәмнәрендә чүп-чар чыгаруга контроль көчәйтелде
Яңа ел бәйрәмнәрендә каты көнкүреш калдыкларын чыгару күләме берничә тапкырга арта.
«Гринта» төбәк операторы каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтте һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарды.
Чүп-чар җыю техникасына киртәләр тудырмас өчен, район халкыннан автотранспорт чараларын контейнер мәйданчыклары һәм чүп-чар контейнерлары янында калдырмау сорала.
Даими контроль һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирү өчен 1 гыйнвардан 9 гыйнварга кадәр кизү торучы кайнар линия операторлары эшли. Аксубай районында кизү торучы диспетчерның элемтә телефоны + 79274301808.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев