Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Аксубай районы мәчетләрендә Ураза гаетен уртак гыйбадәт белән каршы алдылар

Иртә таңнан Аксубай районының барлык мәчетләрендә Ураза гаете уңаеннан бәйрәм намазлары узды.

Бүген, кояш чыкканнан соң, мөселманнар Ураза гаете шатлыгын бүлешер һәм изге Рамазан ае тәмамлануын билгеләп үтәр өчен мәчетләргә ашыктылар. Аксубайның үзәк мәчетендә ике йөздән артык дин тотучы җыелган иде. Намазга өлкәннәр дә, балалар да басты. 

Изге Ураза бәйрәме белән мәчеткә килүчеләрне район башлыгы Камил Гилманов котлады. 

– Бу бәйрәм игелеккә һәм югары рухи-әхлакый кыйммәтләргә омтылуны, гореф-гадәтләргә тугрылыкны гәүдәләндерә, алар нигезендә өлкәннәргә хөрмәт һәм ихтирам, туганнарга, якын кешеләребезгә карата мәхәббәт, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү теләге ята. Сезнең тормышыгыз игелекле эшләр, мәрхәмәт белән тулып торсын, ә сезнең йортларыгызда тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен, – дип теләде район башлыгы. 

Анда Татарстан мөфтие урынбасары, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров катнашты. Ул изге Рамазан ае – мөселманнар тормышында изге эшләр аеның әһәмиятен билгеләп үтте, кешеләр тормышында рухиятнең роле турында сөйләде. 

erid: 2Vtzqw6pLty

Үтемле вәгазьдән соң барлык җыелучылар да бәйрәм намазында катнашты, аны Равил хәзрәт Зөфәров алып барды.

Иртәнге намазның турыдан-туры эфирын биредә карагыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев