АКСУБАЙ ИКМӘГЕНӘ РАЙОН ЧИКЛӘРЕНДӘ ДӘ ИХТЫЯҖ БАР
Яздан алып көзгә кадәр без район кырларында төрле культураларның ничек үсүен күзәтәбез. Район кырларында үстерелгән икмәккә кагылышлы кызыклы фактлар бар.
Аңа район чикләреннән еракта да ихтыяҗ бар. Бу турыда Россельхознадзорның ТР буенча Идарәсе Дәүләт ирспекторы Салават Фәтхетдинов сөйли.
– Республика буенча барлык үсемлекчелек продукциясен Россельхознадзорның территориаль идарәсе контрольли. Шул исәптән “Аксу Агро” ҖЧҖ басуларында үстерелгән ашлыкны да. Агымдагы елда республикадан чит илләргә чыгарыласы һәм Татарстанга кертеләсе 170 мең тоннадан артык карантин асты продукциясе тикшерелеп озатылды: бу бөртекле, кузаклы, бөртекле-кузаклы, май сыгу һәм техник культуралар һәм ашлык эшкәртү продуктлары, авыл хуҗалыгы культуралары һәм башка карантин асты продукциясе.
– Ул кайсы төбәкләргә җибәрелә?
– Бодай, солы һәм гәрчич – Әзербайҗан, Молдавия, Чехия, Польша, Латвия, Финляндия һәм ЕАЭС илләренә (Беларусь Республикасы, Казахстан) экспортлана. Шепкән, рапс, җитен – Белоруссиягә, Бельгиягә, Латвиягә һәм Польшага. Ногыт борчагы, ясмык – Иранга. Ашлык эшкәртү продуктлары һәм азык катнашмалары – Латвия, Беларусь, Әзербайҗан, Польша, Литва, Грузия һәм Әрмәнстанга. Экспортлаштыруга киткән карантин асты продукциясенең төп күләме Латвиягә туры килә – бу көнбагыш түбе, көнбагыш кабыгы, солы, җитен; Беларусь Республикасына – рапс, шепкән, түп, ярмалар, Финляндиягә – солы, Польшага – гәрчич, җитен, азык катнашмасы.
Төп озату юллары – тимер юл транспорты һәм йөк автотранспорты.
Озатыласы барлык продукцияне Россельхознадзор хезмәте контрольли – пробалар алына һәм билгеләнгән илләр таләпләренә туры килү-килмәүгә лаборатор экспертизалар үткәрелә. Экспертиза нәтиҗәләре буенча карантин объектлар табылмаган. Шулай ук Россельхознадзорга продукцияләр партиясенең туры килмәве турында да хәбәр килмәгән. Димәк, Аксубай районы басуларында игелгән продукция билгеләнгән таләпләргә җавап бирә дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев