Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Аксубайның яшь юл хәрәкәте инспекторлары “Язгы каникуллар” акциясенә кушылдылар

Аксубайның 2нче мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары арасында “ЮИД – ул без!” дип аталган юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бәйге узды.

Укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирделәр, юл билгеләрен, велосипед төзелешен кабатладылар һәм тренажерда велосипедта фигуралы йөрү күнекмәләрен башкардылар.
Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Шулай ук ЮИД отряды әгъзалары Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм Нурлат шәһәрендәге «БДД» ДБУ ТУ профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалтдинова белән берлектә юлда “Тизлек режимын сакла” һәм “Каршы полоса” акцияләрен үткәрделәр. Акциядә катнашучылар машина йөртүчеләргә тизлек режимын арттырмаска һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, дигән үтенеч булән мөрәҗәгать иттеләр һәм шул ук вакытта үз куллары белән ясалган медальләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев